И, мөкатдәс, моңлы сазым!
Г. Тукайның эзләре безне Өчиле авылына алып килде. Бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан Өчиле мәктәбендә “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль-конкурсы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов Тукай белән Өчиле авылының бәйләнешен бик оста итеп сөйләп күрсәтте.
– Габдуллаҗан, шагыйрьнең тулы исеме шулай, Өчиледә дүрт тапкыр булган, – дип сөйләде Фәрхәт абый. – Мин бу турыда авылда Габдуллаҗанның үзен белгән кешеләрдән сөйләттем.
Соңгысын гына әйтеп үтәбез. 1911 елда Габдулланың хәле начарланып киткәч, доктор киңәше белән шагыйрь Өчилегә яшәргә кайта. Үги әнисе улы гаиләсендә 1911 елның декабреннән 1912 елның мартына кадәр була. Хәтта нарат бүрәнәле йортта берүзе яши. Авылның шифасы тия. Шуннан ул Өчилегә башка кайта алмый.
Әнисенең туган авылыннан киткәндә шагыйрьнең күңеле нечкә бер кыл кебек сызгандыр... Туган якларына соңгы кайтуын шагыйрь йөрәге сизмиме соң инде!
Шагыйрь үзенең үлемсез икәнен сиздеме икән, дибез. Белгәндер, дип күңелне юатасы килә. Чөнки автор үзенең әсәрләренең көчен тоймый калмагандыр. Аралар ераклашкан саен Тукайга якыная барабыз сыман. Өчиле мәктәбендә үткән гармунчы һәм курайчы балалар чыгышы тагын бер кат Г. Тукай әсәрләре белән күрештерде. Шагыйрьнең “Туган тел”, “Туган авыл”, “Тәфтиләү”, “Бала белән Күбәләк” һ.б. әсәрләре көйгә салынып, мәктәп диварларына гына сыймыйча бар җиһанга таралды...
Арча сәнгать мәктәбенең музыка белгече Рәдис Харисовның баянда уйнавын балалар кызыгып һәм сокланып тыңлады. Үзем дә Рәдис Харисовның осталыгына хәйраннар калып утыр-дым. Районда андый музыка белгечләренең булуы ул балалар бәхетенә. Музыка осталары Альберт Гайнетдинов, Нәзир Фәхретдинов, Вагыйзь Әһлиуллин... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була.
Балалар уңышында, билгеле, әти-әниләрнең дә өлеше зур. Алар йөрмәсә, баланың сәләте, бәлки ачылмый да калыр иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев әти- әниләргә дә рәхмәт әйтте. Казанбаш мәктәбеннән килгән кечкенә генә бер малайның гармунда өздереп уйнавын исләребез китеп тыңладык. Көтектә яшәүче 4 сыйныф укучысы Фирзәр Камалиевның әтисе Илфират, аның бертуганнары Илшат, Раил гармунчылар. Әниләре Нәкыя апа җырлый, әтиләре Равил абый да (мәрхүм) гармунда уйнаган. Фирзәрне әтисе авылдан Арча сәнгать мәктәбенә алып килеп йөри. Малайның музыка житәкчесе Заһидә Гайфуллина. Әтигә рәхмәт әйтми, ни дисең инде монда?!
Әйе, күп нәрсә ата-анадан тора, дибез. Музыкант Илгиз Баязитовның 5нче гимназиядә укучы улы Илназ да баянда уйный. Өчиледән Айрат Зыятовның улы Илгизнең, бар кешене моңландырып, курайда уйнавы да гаҗәеп күренеш. Музыка укытучысы Рәдис Харисовның Түбән Мәтәскә мәктәбендә укучы улы Айбулатның, аның иптәшләре Рамил Гыйләҗиев, Булат Ситдыйковның курайда уйнавы шулай ук дулкынландыргыч иде.
Зөлфәт Дәүләтбаевның 5нче гимназиядә укучы улы Рәсимнең баянда уйнаганда бармакларына күзләр иярми. “Биетә ала икән инде, егет!” – дип куәтләделәр аны. Укытучысы – Арча сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Минхәерова.
Иң оста гармунчы, курайчыларга 1,2,3нче дәрәҗәдәге дипломнар, укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
...Күңелдә Тукай моңы. И мөкатдәс, моңлы сазым!
Румия Надршина