Чаллыда 2002-2004 елгы яшүсмерләр, 1999-2001 елгы яшь спортчылар арасында тхэквондо буенча ачык беренчелек булды. Анда төрле районнардан 160 спортчы катнашты. “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рәмис Гыйлаҗиев һәм Алмаз Закиров (тренер Газинур Борһанов) яшьтәшләре арасында үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны яуладылар.