Эштән азат итү турындагы гаризаны кире алырга мөмкинме?
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 80нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр бу турыда кимендә ике атнадан соңга калмыйча эш бирүчегә язмача белдереп, хезмәт килешүен өзәргә, ягъни эштән азат ителергә хокуклы.
Хезмәткәр һәм эш бирүченең үзара килешүе буенча хезмәт килешүе азат итү турындагы кисәтү срогы чыкканчы да өзелергә мөмкин.
Хезмәткәр азат итү турындагы кисәтү срогы чыкканчы теләсә кайсы вакытта үзенең гаризасын кире алырга хокуклы. Әгәр аның урынына закон нигезендә хезмәт килешүе төзүне кире кагып булмый торган башка хезмәткәр язмача рәвештә чакырылмаган булса, бу очракта эштән азат итү башкарылмый.
Әгәр эштән азат итү турында кисәтү срогы чыкканнан соң килешү өзелмәгән булса һәм хезмәткәр эштән азат итүне таләп итмәсә, хезмәт килешүе көчендә кала.
Ринат Ситдыйков, район прокуроры,
юстиция өлкән киңәшчесе