Һәр яңалыкның үз кыенлыгы

2016 елның 25 марты, җомга

Һәр яңалыкның үз кыенлыгы

Һәрберебезгә мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннән Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде.

Россия күләмендә ялган спиртлы эчемлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк бу җиһазлар беренчеләрдән булып Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Ягъни барлык кибетләр һәм складларга тиешле җиһазлар куелырга тиеш иде.

Исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләр бу яңалыкны ничек кабул итте? Берничә сорау белән без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.

— Бездә яңалык һәрчак авырдан кабул ителә. Бу юлы да шулай булды. Әлеге системаның үз кыенлыклары килеп туды. Беренче булып бәясе турында уйладылар. Арзан әйбер түгел, һәр кибеткә куя башласаң, эшмәкәрләрнең кесәләренә суга торган яңалык. Әмма читтә калып булмый, тормыш шуны таләп итә. Аннан ничек эш итәргә кирәклеген дә аңлау бик җиңелләрдән булмады. Бу сис- тема белән эшләү беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, аның үз нечкәлекләре бар. Шуларны күздә тотып, атна саен видеоконференцияләр, алкоголь продукциясе сатучы кибетчеләрнең белгечләр белән, күпләп сатучы оешмалар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында очрашулар, консультацияләр оештырылды. Нәтиҗәдә, бүгенге көнгә Арча районы буенча алкоголь продукциясе сатучы 178 кибет белән 45 ваклап сату предприятиесе әлеге системага кушылды.

— Агымдагы елның 1 июленнән шәһәрләрдәге ваклап сатучы кибетләр, ә 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендәге сатучылар да бу системага тоташмаган очракта, исерткеч эчемлекләр сата алмаячак. Авылларда бу мәсьәләне хәл итү кыенлык тудырмыймы?

— Әйе, 2016 елның 1 июленнән Арчада урнашкан кибетләр акциз маркаларындагы мәгълүматны укып, ЕГАИС системасына җибәрә торган сканерлар белән җиһазландырылырга тиеш. Авыл кибетләре шундый сканерлар кулланып киләсе елның июленнән сата башлаячак. Тик менә авылларда әлеге җиһазлар урнаштыруның кыенлыклары җитәрлек. Кайбер авылларда Интернет түгел, хәтта телефонга кадәр тотмый. Монда уйланыр урын бар әле. Бу урында шуны да искә алып китү артык булмас, ваклап сату оешмаларына 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе сатуны журналда исәпкә алып барырга кирәк. Электрон яки кәгазь вариантта.

— Барлык сатылган алкоголь продукциясе әлеге системага кертелеп бетмәгән очракта нинди куркыныч яный?

— Административ җаваплылыкка тарта башлая- чаклар. Штрафларның күләме дә билгеле: рәсми затларга 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум. Әлеге штрафлар 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш иде, тик хөкүмәтебез эшмәкәрләргә бу система белән эшләргә күнегеп бетү өчен бераз вакыт бирде. Шуңа штрафлар 2016 елның 20 апреленнән салына башлаячак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International