Игелекле эзләр салыйк

2016 елның 25 марты, җомга

Игелекле эзләр салыйк

Районда эшче яшьләр иҗат фестивален оештыру әйбәт идея. Мондыйны күргән юк иде әле. Аның йомгаклау концерты Арча станциясендәге мәдәни-спорт комплексында үтте.

 Әлеге мәдәни-спорт комплексында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Илмира Фазылҗановадан:

– Арча станциясеннән генә дә күпме җырчы, җитмәсә барысы да яңалар һәм шәп җырлыйлар, ничек таптыгыз аларны? – дип сорыйм.

– Арча станциясендәге оешма, предприятиеләргә бардык, җитәкчеләре белән сөйләштек, – дип сөйләде Илмира ханым.

Бер Арча станциясеннән генә дә Элеваторда эшләүче Ләйсән Хәлиуллина, Алмаз Җаббаров һәм Ришат Әхмәдиев, “Арча КСМы”нда хезмәт итүче Артур Хафизов, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалыннан Расих Тимергалиевны кат-кат сәхнәгә чакырып тыңлыйсы килде. Соңыннан үзләре белән сөйләштек.

– Минем әти Рамил музыкант иде, – дип сөйли Алмаз Җаббаров. – Үзем дә җырларга яратам. Күңел сәхнәгә тартыла...

– Балачактан җырлый, бии идем, – ди Расих Тимергалиев. – Менә хәзер нәфис сүз сөйлим.

– Нинди озын поэманы ничек ятлап бетердегез?

– Текстны укып, диктофонга яздырам да, шуны тыңлый-тыңлый яттан өйрәнәм. Г. Әп- сәләмовның “Яшьлек белән очрашу” поэмасын район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим итте. Нәфис сүз сөйләү ошап китте. Тамашачы уйландыра торган шигырь, поэмаларны тыңлый белә.

Штерә егетләре Маннур Вәлиев белән Раил Исмәгыйлев “Гомер үтә” җырын башкарганда үзәкләр өзелде. “Бу тормышта игелекле эзләр салыйк... Яшәп калыйк”. Шәп җырладылар! Раил Исмәгыйлевтан нинди һөнәр иясе булуын, гаиләсендә оста җырчылар бармы, дип сорашам.

– Маннур – механизатор, ә мин Арча станциясендәге төзүчеләрне әзерләүче училищеда укыдым, ташчы, – дип сөйләде ул. – Әби Мәгъмүрә матур җырлый иде.

Чиканастан гармунда үзе уйнап җырлап сокландырган Илнар Минзинны да сөйләттек.

– 32 яшь, – дип таныштырды ул үзе белән. – Һөнәрем буенча шофер. Төягечтә эшлим. Туганнан бирле гармун уйныйм. Әти дә (Зиннур, тимерче булып эшләде, хәзер пенсиядә) гармунда уйный. Мәктәпкә укырга кергәч, музыка укытучысы Вагыйзь абый Әһлиуллин тагы да остарак уйнарга өйрәтте. Болай зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясыйм.

 Апаздан килгән яшь жырчы Алмаз Фәйзрахмановның да хәлләрен белдек.

– Миңа 20 яшь, – диде ул. – Үрнәк агросәнәгать көллиятен тәмамладым. Һөнәрем – тракторчы-машинист. Гитарада уйныйм. Фотография белән мавыгам. Әнинең әтисе Габделбәр бабай җырлый торган иде.

Айваннан Дамир Шакиров җырлаганда тамашачы: “Зур сәхнәләрдә җырлап йөри торган артистлар бит болар”, – дип пышылдашты.

Барысы хакында да сөйлисе килә. Без алар турында язарбыз әле. Яшь артистларны кабат-кабат сәхнәләрдә күрер-без, дип ышанам.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International