Ул картиналар чигә
Күптән түгел “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзәге оештырган бәйрәм күргәзмәсендә бер күренешкә тап булдым. Бер ханым, чигеп эшләнгән “Кол Шәриф мәчете” картинасын бик тә аласы килеп, хуҗасыннан үтенә иде. “Күпме сорасагыз да түлим, зинһар өчен сатыгыз инде”, – дип өзгәләнде ул. Ә Галина Трубицина ризалашмады. “Әлегә сатмыйм. Сатасы булсам, хәбәр итәрмен”, – диде.
Бәйрәмгә килгән халык чигеп эшләнгән картиналарны кызыксынып карады. Соңыннан мин Галина Михайловна Трубицинаның өендә дә булдым. Картиналарын карадык, әллә кайчангы танышлар кебек сөйләшеп утырдык. Чыгышы белән ул Яңа Чүриледән. Арча педагогика училищесын тәмамлаган. Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. 64 яшьтә.
– Хезмәтегезне, балаларны яраттыгызмы? – дип сорыйм.
– О-о-о, ничек кенә әле, үлеп яратам балаларны, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем.
Пенсиягә чыкканда хезмәтеннән аерылуны бик авыр кичерсә дә, шул ук көнне бер ана шалтырата аңа.
– Эшкә чакыралар, бакчага иртәрәк, зинһар өчен баланы карап тора алмассызмы икән, – дип үтенә ул.
– Риза булдым, – дип сөйли Галина Михайловна. – Баланы өемә китерә торган булдылар. Өч ел карадым. Хәзер мәктәптә укый. “5”кә генә. Монда минем дә өлеш бардыр, дип уйлыйм. Туганнар кебек дуслаштык.
Фатирның чисталыгына сокланып:
– Чисталыкны яратасыз икән, – дим.
– Бик тә, – дип җанланып сөйләп китте Галина Михайловна. – Безнең әни Клавдия Михайловна да чисталыкны бик яратты. Ничек өлгергәндер? Абзар тулы мал-туар. Бакча зур. Ә өебез көлеп тора иде. Чигәргә дә вакыт таба иде әле. Тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, эскәтер һ.б әйберләр матур итеп чигелгән иде безнең. Ник аларны сакламадым икән, дип үкенәм. Чигү чире хәзер менә үземә дә йокты. Кече кызым берсеннән-берсе матур чигү җепләре алып кайтып бирде дә, шуннан кызыгып чигәргә тотындым. Чигү сүрәтләрен сатып алам. Җиңел шөгыль түгел. Һәр билгене санап утырырга кирәк.
Йөрәк җылысы белән эшләнгән картиналар өйгә нур чәчеп тора. Галина Михайловна кошлар, атлар, хәтта арыслан, юлбарыс чиккән. Иконалар, Кол Шәриф мәчете, шәрык кызына сокланып карап торырлык.
– Бигрәк тә нәрсә чигәргә яратасыз? – дип сорыйм.
– Чәчәкләр. Чәчәкләрне үстерергә дә яратам. Хыялым зур картина иҗат итү. Кәрзиндә кып-кызыл мәк чәчәкләре...
– Бу шөгыльдән күңел рәхәтлеге ала торгансыздыр?
– Тынычланам, җан рәхәте алам, тапшырулар караганда да бер күзем телевизорда булса, икенчесе чигүдә. Кешене эшсезлек бетерә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк.
– Сез бәхетле ана, өч кызыгыз бар...
– Эшемне яраттым, балаларым Аллага шөкер, тәртиплеләр, өч кыз, бер малай үстердек, олы кызым белән яшибез, онык Казанда укуда, фатирыбыз яхшы, күршеләрем белән дус яшим, мин үземне бәхетле, дип саныйм.
– Язмышка ышанасызмы?
– Кеше үз кулы белән язмышын төзи.
Без Галина Михайловнага алга таба да шулай тормыштан ямь һәм тәм табып яшәвен телибез.
Румия Саттарова