Нәүрүзбикә бүләкләргә юмарт булды
Узган якшәмбе Арча Мәдәният йортында яшь эстрада йолдызлары балкыса, Арча үзәк стадионында Нәүрүзбикә патшалык итте. Биредә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Гадәттә чаралар ничек башланса, аның дәвамы да шундый була. Кушлавыч авылы үзешчәннәре чыгышы шунда ук тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар Нәүрүз бәйрәме үткәрү йоласын күрсәтте. Шунда ук Нәүрүзбикәсе дә килде, Кыш бабай да яз гүзәленә идарә дилбегәсен бирергә теләмичә, аңа чын бәйге оештырды. Хәлдән таймаса, китү турында уйламый да иде әле ул. Ә кушлавычлыларның Кыш бабайлары зәһәр иде. Аның чыгышы яшен, картын елмаерга мәҗбүр итте. Мондый Кыш бабайдан аерыласы да килмәде бугай халыкның. Аннан инде алар карга боткасы пешереп, бәйрәмгә килүчеләрне сыйладылар. Тамак туйгач, рәхәтләнеп, аяклар арганчы биеттеләр.
— Без ел да авылда шундый бәйрәм оештырабыз, авыл халкын ял иттерәбез, — диде Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева.
Нәүрүз әнә шулай күңелле башланып китте. Аннан сүз сәнгать сөючеләргә бирелде.
Быелгы Нәүрүзнең үзенчәлекле бер ягы булды һәм ул арчалыларга ошады. Кыш дәвамында биш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсендә уеннар, җырлар, биюләр, кул, пешерү осталары эшләре һәм башка чыгышларны үз эченә туплаган бөтен Арча халкын үзенә тарткан “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән урам бәйрәмнәре узды. Шулардагы чыгышларның иң-иңнәре үзәк стадионда чыгыш ясады. Аларга бүләкләр дә бирелде. Барысына да түгел. Ә иң активына, иң яшенә, иң өлкәненә, иң остасына.
“Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсеннән иң яшь җырчы Ләйсән Галиуллина, Алсу Галиуллина белән Гөлнара Гәрәева дуэты, биючеләр Нурфия Әхмәтшина белән Резеда Галимҗанова, иң өлкән яшьтәге кул остасы Сәүбән Мифтахов лаеклы рәвештә иң яхшылар исемлегенә керде.
Андый осталар “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсендә дә табылды. Әнисә Хәйруллина Нәүрүз бәйрәменә килүчеләргә дә яраткан җырын бүләк итте. Ксения Кадыйрова һәрвакыттагыча бер уенны да калдырмыйча, актив катнашты. Бу юлы тәмен татып карап булмаса да, урам бәйрәмендә Галина Баландина пирог- ларыннан авыз итүчеләр аның нинди оста пешекче булуын бәяләми калмагандыр. Надежда Калуеваның “Рус җыры” халык вокаль ансамбле составындагы иң яхшы җырчыларның берсе, Эльза Камалованың иң оста биюче икәннәрен барыбыз да белә.
“Питомник“ территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе осталары да сер бирә торганнардан түгел. Хәбир Абкалиев, Алия Юнысова, Ризәлә Шәймуллина, Мәгъфүр Шәрифуллин, шулай ук “Көнбатыш”ныкылар Алсу Зәйнәгытдинова, Ринат Гәрәев, “Көнчыгыш”ныкылар Илфат Әскәров, Арслан Хәкимуллин (иң яшь катнашучы), Мәйсәвәр Хәбибуллина да ул көнне бүләкләрсез китмәде.
Нәүрүзбикә шулай бүләкләргә юмарт булды, җыр-бию тынмады. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары балаларны да тик тотмады, хәрәкәтчән уеннар оештырды.
Гөлсинә Зәкиева