2016 нчы елның 24-25 мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100 артык ана теле һәм әдәбияты (татар, рус, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, мәгариф бүлекләреннән эше турында бәяләмә тәкъдим иттеләр, “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе яздылар. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бу турда Арча районы данын Яңа Кырлай урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы һәм Шурабаш мәктәбенең мари теле укытучысы Антипова Олеся Игоревна якладылар. 24 март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында уздырылган бәйгедә укытучылар мастер-класс күрсәттеләр, милли костюмнар якладылар. Зарипова Миләүшә Рафис кызының мастер-классы Г. Тукай иҗатына багышланган иде. Шулай ук алар кием үрнәкләрен дә Тукай чорындагы татар авылы хатын-кызларыныкын сайлаганнар иде. Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы уңышлы гына чыгыш ясап “Укытучылар остазы” номинациясендә җиңү яулады, Шурабаш мәктәбе укытучысы Антипова Олеся Игоревна 3 урынга лаек булды.