Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе 

Казан каласында республиканың  белем бирү учреждениеләреукытучыларының һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге   III республика конференциясе үткәрелде. Әлеге чараның максаты-  укучыларда татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм аның иҗатын популярлаштыруны, әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.

  Укучылар өчен  фәнни-тикшеренү конференциясенең  “Үзем сайлаган язмыш”   темасына багышланган  секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә эшләде. Бүген  анда шулай ук  “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр дә  каралды. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе эше оештырылды. 

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясен ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм югарыда әйтелгән 12 нче гимназия оештырды. Шушы зур конференциядә Арча шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мостафина Камилә, “Үзем сайлаган язмыш” темасына яхшы чыгыш ясап, дипломант булып кайтты һәм истәлекле бүләккә дә лаек булды. Укытучысы Сәгыйтова Гөлсинә Гаяз кызы.Киләчәктә дә иҗат чишмәсе саекмасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International