Бер рәхмәт мең бәладән коткара
Кайчандыр Фәрит Минхәировны туризмнан башка күз алдына китереп булмады. Безнең район туристлары заманында Россия ярышларыннан да җиңү белән кайта иде. Хәзер аның турында сүз чыкканда боччены күзаллыйбыз. Бу олы йөрәкле, киң күңелле кеше мөмкинлекләре чикләнгән никадәр балага яшәү дәрте бирә, тормышка, тирә-юнебезгә, кешеләргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли, шатлык өләшә.
Бүген бочче турында аңлатып торасы юктыр, Фәрит Минхәиров тырышлыгы белән ул районда танылып өлгерде, районда эшмәкәр Әгъләм Локманов җитәкчелегендә үзенең федерациясе оешты. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аз гына вакыт эчендә әлеге спорт төренең нечкәлекләренә төшенеп, чит шәһәрләрдә көч сынашты, җиңү шатлыгы кичерде.
Узган атнада Арча Укучылар сараенда бочче буенча төбәкара ярышлар булып үтте. Анда арчалылардан тыш Чабаксардан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Балтач һәм Мамадыштан спортчылар килгән иде. Балалар авырулары буенча биш һәм яшьләре буенча ике төркемгә (17 яшькә кадәргеләр һәм 17 яшьтән өлкәннәр) бүленеп көч сынашты.
Мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны сәламләргә район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
– Үз-үзегезгә генә бикләнмичә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз сезнең өчен үзе зур җиңү. Киләчәктә дә шулай көр күңелле булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, тормышны яратыгыз, – диде район башлыгы.
Көрәш кискен барды. Һәрбер спортчының җиңү яулыйсы килде. Уңышсызлыктан борчылулар, күз яшьләрсез дә булмады. Әмма анысы вакытлыча гына иде. Чөнки алар өчен ярышта катнашу үзе үк зур җиңү, ә ата–аналары өчен балаларының шатлыклы йөзләрен күрү – олы бәхет.
– Мин 5 ел бочче белән шөгыльләнәм, – ди Яшел Үзәннән 14 яшьлек Илья Карпов. – Моңа кадәр Россиядә икенче, өченче урыннарны яулый идем, бу юлы да дүрт уенда да җиңеп, алтын медальгә лаек булдым.
– Миңа 31 яшь. Икенче югары белемемне алам. Хәзерге вакытта Казанда укыйм. Компьютерны яхшы беләм, – ди Балтачтан Антон Петров. – Ә спорт миңа рухи көч бирә. Мин бүген өченче урын белән чикләндем. Әмма минем өчен ул алтынга тиң.
Гөлүсә Гарифҗанова бочче белән әле бу ел башыннан гына шөгыльләнә икән. Шуңа карамастан, беренче урынны яулаган.
– Безнең өчен иң куанычлысы – Гөлүсәнең авыру уң кулы селкенә башлады. Бирегә чакырып алган Фәрит Минхәировка моның өчен чиксез рәхмәтлебез, – ди әтисе Вагыйз.
– Икенче тапкыр киләбез Арчага. Икесендә дә безне шулай җылы каршы алалар. Әзерлек искиткеч яхшы дәрәҗәдә, – диде Чабаксарның дәвалау физкультурасы һәм спорт буенча республика үзәге табибәсе Галина Егорова.
– Бу сүзләргә мин дә кушылам, – диде Даниилның әнисе Татьяна Болотаева. – Балаларның күңелләрен күргән, аларны сөендергән өчен район җитәкчеләренә, тренер Фәрит Минхәировка чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Күпме тәэсирләр һәм бүләкләр белән кайтып китәләр бит.
Безнең районнан ярышта 8 кеше катнашты, 6сы медальгә лаек булды. Шуларның 4се алтын (Гөлүсә Гарифҗанова, Ришат Әхмәдуллин, Рамил Шәрәфетдинов, Рөстәм Мостафин), 1 көмеш (Рәнис Сәгъдуллин), 1 бронза (Тимур Рәхмәтуллин) медаль.
– Медальләр һәм грамоталардан тыш һәр катнашучыга зур йомшак уенчыклар (кызларга) һәм түбәтәйләр (малайларга) бирелде, – диде Фәрит Минхәиров. – Монда рәхмәтнең иң зурысы район башлыгы Илшат Нуриевка. “Балаларга бүләкләр бармы?” – дип сорады ул миннән. Медаль белән грамота гына икәнен белгәч: “Юк, бүләксез булмый”, – диде. Әнә шулай ул балаларны шатлыкка күмде. Иганәче эшмәкәр Әгъләм Локманов барысын да пешкән ризыклар, кайнар чәй белән сыйлады.
Гөлсинә Зәкиева