Игътибар: җәяүлеләр!

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Игътибар: җәяүлеләр!

Юл һәлакәтендә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары булып тора. Гр. Г. йөк автомобилендә Балтачка таба борылганда җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче көпчәк астында кала һәм авыр тән җәрәхәтләреннән Арча үзәк хастаханәсендә үлә.

Район судында гр. Г. үз гаебен тулысынча таныды. Суд аның үз гаебен тануын һәм үкенүен, аның элек хөкем ителмәвен, пенсия яшендә булуын, мәрхүмнең якыннарының каты җәза бирүне таләп итмәүләрен, мәрхүм Б.ның юлның тиешсез урыныннан чыгуын (дөрес, бу гаеплене акламый) исәпкә алып, гр. Г.га транспорт чараларын йөртү хокукыннан билгеле бер срокка азат ителеп, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Юл һәлакәтенә очраган гаепледән зыян күрүче әхлакый зыян өчен компенсация дә сорарга мөмкин. Нәкъ шундый гариза белән гр. Ф. судка мөрәҗәгать итте. Гр. Е. машина белән барганда юл аркылы чыгучы Ф.ны бәрдерә. Нәтиҗәдә Ф. уртача тән җәрәхәтләре ала, Арча үзәк хастаханәсендә дәвалана, операция кичерә, инвалидлыкка чыга. Зыян күрүче гаепледән әхлакый зыян өчен 150 000 сум компенсация сорый.

Суд гр. Е.ны гаепле дип таба һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карары чыгара. Суд карары нигезендә гр. Ф. файдасына гр. Е.дан әхлакый зыян өчен 100 000 сум күләмендә компенсация эзләп алына.

Алия Мөхәммәдиева,

район судының судья ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International