Газетабыз тарихы — инглиз телендә

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Газетабыз тарихы — инглиз телендә

Арча шәһәре 5нче гимназиясенең 9а сыйныфы укучылары Алия Сабирова белән Адилә Хисамиева (сыйныф җитәкчесе Ләйсән Кәбирова), укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия фәнни конференциясенең “Инглиз теле — фәндә уңышка ачкыч” секциясендә “Легендар газета “Арча хәбәрләре” — аның үткәне һәм бүгенгесе” дигән эш белән катнашып, сертификатка ия булдылар.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе” филиалы директоры — баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин район газетасын популярлаштыруга керткән өлешләре өчен Ләйсән Кәбировага, Алия Сабировага, Адилә Хисамиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Инглиз телендәге әлеге хезмәт “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International