Эшмәкәрлеккә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Эшмәкәрлеккә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган

Россия Федерациясе Җинаять кодексында законлы эшмәкәрлек яки башка эшчәнлеккә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган — 169нчы маддә буенча иң зур җәза өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Җаваплылык түбәндәге очраклар өчен билгеләнгән:

— шәхси эшмәкәрне (ИП) яки юридик шәхесне (ЮЛ) законсыз рәвештә дәүләт теркәвеннән баш тарту яисә аларны теркәүдән читләшү, мәсәлән, документлар пакетын кабул итмәү, шәхси эшмәкәрне яки юридик шәхесне теркәү реестрына кертүдән баш тарту, теркәү таныклык- лары бирмәү һәм башка хәрәкәтләр;

— аерым эшчәнлекне тормышка ашыру хокукына махсус рөхсәт (лицензия) бирүдән законсыз рәвештә баш тарту яисә аны бирүдән читләшү;

— шәхси эшмәкәр яки юридик шәхеснең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен чикләү, монда аларны үз хокуклары һәм вәкаләтләрен тулы күләмдә тормышка ашыру мөмкинлекләреннән теге яки бу дәрәҗәдә мәхрүм итү күздә тотыла;

— шәхси эшмәкәр яки юридик шәхес эшчәнлеге мөстәкыйльлеген законда нигезләнмәгән чикләү яки эшчәнлекләренә законсыз тыкшыну.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International