Әти-әнине борчымадык

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Әти-әнине борчымадык

Күрегезче, кызлар һәм кияүләр, уллар һәм киленнәр, бала-чага ничек сөенгән, дулкынланган. Кулларында чәчәкләр, күзләрендә ярату, горурлану чаткылары... Юбилярлар үзләре дә дулкынланып: “Бу безнең иң бәхетле мизгелләрнең берсе”, – дип, ЗАГС хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр. Әйдәгез хәзер озак еллар бергә гомер иткән юбилярларның үзләре белән танышыйк.

Алар: Шушмабаштан Халидә–Рафаэль Сәмигуллиннар, Курса-Почмактан Лимара–Харис Мөхәммәдиевлар, Арча станциясеннән Роза–Фәрит Шакирҗановлар, Татар Кәдрәгеннән Венера–Сәүбән Хәмидуллиннар. Аларны котларга авыл жирлекләре башлыклары, Арча шәһәреннән территориаль җәмәгатьчелек үзидарә җитәкчеләре килгән. Гаиләсе белән төп нигездә яшәүче Курса–Почмактан Рөстәм Мөхәммәдиев бик мәгънәле сүзләр әйтте:

– Гаилә ул илнең бер күзәнәге, ә илнең ныклыгы гаилә иминлегеннән тора. Әти (Харис) һәм әни (Лимара), сезнең кебек гаиләләр илдә күп булса, Ватаныбыз да нык була, дип әйтәсе килә.

Аерылышучылар күп, дип борчылабыз. Димәк, илнең ныклыгы... Хәер, бу турыда сүз куертып тормыйк, болай да аңлашыла, иң әйбәте юбилярларның үзләреннән сорыйк әле: ничек гаиләне таркатмыйча яшәп була?

– Хезмәт белән кешечә яшәргә тырыштык, – дип сөйләде Лимара ханым Мөхәммәдиева. – Башта Харис белән 8 ел дуслашып йөрдек. Бер-беребезне белеп өйләнештек. 5 бала үстердек. Акча корты булмадык. Без эштә, ә әби-бабай балаларны карады. Харис җитәкче урыннарда эшләсә дә, гаиләгә сүз кертмәде, яманаты чыкмады. Балалар да кем белән дуслашсалар, шуларга өйләнделәр, кияүгә чыктылар. Аерылышучы яшь гаиләләр ник күп, дисезме? Минемчә, бер-берсен белеп бетермичә кавышалар. Ата-ананың да ниндирәк кешеләр булуын белергә кирәк.

– Менә гаилә тоткасы кем, – дип ымлап күрсәтте хатыны Халидә апага Шушмабаштан Рафаэль Сәмигуллин. – Гаилә ныклыгы хатын-кыздан тора.

Мин Халидә апага карыйм. Ул тыйнак кына елмаеп:

– Кичерә белергә кирәк, – ди.

Татар Кәдрәгеннән Венера апа Хәмидуллина:

– Мин үзем бик сабыр кеше, – дип сөйләде. – Бик күпне күргән кешеләр инде без... Сәүбән абыегыз белән бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Хәзер яшьләр бер-берсен белеп, бер-берсенә ияләшеп бетмичә өйләнешәләр. Кызлар ашыгып кияүгә чыга, бәби таба. Аерылшканчы иң элек балалар турында уйларга кирәк.

– Кеше эш белән яшәргә тиеш, – дип киңәш итә Роза апа Шакирҗанова. – Без гомер буе эшле булдык. Терлекләр тоттык. Дөрес, тормыш булгач, төрле вакыт була, әмма без бервакытта да әти-әнине борчымадык. Яшьләр аерылышканчы иң элек әти-әнине борчудан курыксын иде.

... Расих Галимҗанов моңлы җыр башлады. Бар да уйга калды.

Киек казлар тезелешеп

Озак барырлармы икән?

Әткәй-әнкәй,

 туган җир дип,

Искә алырлармы икән?

Гаилә – ул түбә астында бергә яшәү генә түгел, аның тамырлары әти- әнигә, туган нигезгә, туган җиргә барып тоташа шул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International