1 апрель — Кошлар көне

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

1 апрель — Кошлар көне. Без канатлы дусларыбызны көтеп алабыз, аларга оялар куябыз, дәртле җырларын тыңлап шатланабыз. Аларның сафы көннән–көн арта бара. Иң беренче булып кара каргалар, аннан сыерчыклар, тургайлар, киндер чыпчыклар кайтты.

29 мартта Ташкичү авылы өстеннән җиде аккош очып үтте, дип шалтыраттылар.

Кошлар көненә мәктәп- ләр дә ныклап әзерләнә.

— Узган ел Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы ясаган идек. Быел Габдулла Тукайның 130 еллыгына безнең мәктәп 130 сыерчык оясы әзерләде, — ди Курса–Почмак урта мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова. — Бу эштә укытучылар, техник хезмәткәрләр, ата–аналар бик теләп катнашты. Кошлар көнендә әлеге ояларны агачларга элеп куябыз.

— Быел укучылар 91 сыерчык оясы әзерләде, — ди Лесхоз урта мәктәбе директоры урынбасары Фирая Гәрәева. — Аларның бер өлешен ярминкәләрдә саттык, урманчылыкка бирдек, калганнарын агачларга эләбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International