Һәр чорның үз матурлыгы
25 мартта әдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көнне Арча Мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укытучылары катнашында зур тантана булды. Бәйрәмнең төп һәм хөрмәтле кунаклары – ветераннар иде.
– Мәдәният хезмәткәрләре гомерләре буе кеше күңелен күрә, гади халык арасыннан талантлар таба, шулар белән төрле чаралар, бәйгеләр оештыра. Елга бер тапкыр аларның да бәйрәм итәргә хаклары бар, – диде үзләрен бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы урынбасары Любовь Осина. – Мәдәният өлкәсендә эшләүнең ничек авыр булуын үзем беләм. Бөтен кеше ял иткәндә дә мәдәният хезмәткәрләренә эшләргә туры килә.
– 2007 елда гына барлыкка килде бу бәйрәм. Без эшләгәндә юк иде әле. Сезне шулай хөрмәтләүләренә сөенәм, – диде аның фикерен дәвам итеп хезмәт ветераны Ринат Фазлыйәхмәтов. – Безнең халык мәдәниятле. Соңгы вакытта ирешкән уңышларыгыз шуның турында сөйли.
Хезмәт ветераннарының сөйләр сүзләре, уртак- лашыр фикерләре күп иде. Равил Габдрахманов, мәсәлән, 43 ел элек шушы Мәдәният йортын ачуда катнашкан. Шул вакыттан бирле аның мәдәнияттән аерылганы юк. Әле дә сәхнәдән төшми ул.
– Үз чорыбызда без дә яхшы итеп эшләргә тырыштык. Авыллардан кайтып кермәдек, нинди генә чаралар оештырмадык. Ул чордагы җыр бәйрәме үзе генә дә ни тора иде,– диде ул.
Һәр чорның үз матурлыгы, үз яңалыгы, үзгәрешләре, плюслары һәм минуслары. Бүген дә мәдәният өлкәсе гөрләп тора. Элегрәк зуррак чаралар Арчада үткәрелсә, хәзер авыл мәдәният йортлары, клублары да берсе артыннан берсе оештырылган концертлар, спектакльләр, КВНнар, бәйгеләр, урам концертларыннан шау килә. Нинди генә талантлар юк авыл халкы арасында, исең китәрлек. Бары тик аларны барларга, моның өчен мәдәният хезмәткәрләренә иренмәскә, үз эшләрен яратырга, тырышырга гына кирәк.
Ә уңышлар читтә калмый. Аларны халык белә, тамашачы бәяли, ниһаять, җитәкчеләр күрә. Бәйрәм көнендә хезмәткәргә тапшырылган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре шул хакта сөйли. Тик бу урында күңел бер нәрсә белән килешеп бетә алмады. Яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә компьютер, телевизорга мөкиббән китеп, клубка чыгу турында оныткан заманда, аларны мәдәният дөньясына тартуга үзләренең барлык тырышлыкларын куйган авыл мәдәният йортлары, клублары хезмәткәрләре сәхнәгә аз менде. Аларны дәртләндереп җибәрү, тагын да ныграк күңел биреп, канатланып эшләү өчен бер стимул бит инде ул. Безнең халык шул грамота, рәхмәт сүзе өчен дә сөенеп, дөньясын онытып эшли ала бит.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәменә күп еллардан бирле иңне–иңгә куеп эшләгән учреждение җитәкчеләре дә килгән иде. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, Арча педагогика көл- лияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
– Мәгариф белән мәдәният бергә атлый. Киләчәктә хезмәттәшлек җепләре тагын да ныгысын, – дип фикерен җиткерде Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова.
Соңыннан мәдәният хезмәткәрләренә бүләк тә бар иде: алар каршында “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Гөлсинә Зәкиева