Сез яшь, диләр...

2016 елның 1 апреле, җомга

Сез яшь, диләр...

Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән ветераннарның IV “Балкыш” республика фестивале талантлар эзләү буенча яңадан сәяхәткә чыкты.

Чираттагы тукталышы Арча районында. Авыллар буйлап “атлаган” сайлап алу турлары ахырына да якынлашты. 30 мартта Яңа Кенәр зонасына кергән авыллар ветераннары сәхнәдә “бил алышты”.

— Сайлап алу турлары җиде зонада оештырылды. Монысы соңгысы, — диде район ветераннар советы җитәкчесе, жюри рәисе Наил Габдрахманов. — Ул җиде номинация – аерым җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор, нәфис сүз, фольклор күренеш, бию – буенча үтте. Соңыннан Арчада иң яхшы номерлардан торган йомгаклау концерты булачак. Анда җиңгәннәр республика зона ярышында (ул дүртенче ел инде бездә уза) катнашачак. Тагын да югарырак үрләр яулау бары үзегездән генә тора. Чираттагы тукталыш — республика, аннан да югарырагы Россия фестивале. Буй җитмәслек биеклек, дип күңелегезне төшермәгез. Чөнки ветеран укытучы Фәрхат Зыятов узган ел “Балкыш” республика фестивалендә җиңү яулап, Мәскәүгә кадәр китте һәм анда Тукай һәйкәле янында чыгыш ясады.

Әле аңа ераграк. Башта район зона ярышында уңышлы чыгыш ясарга кирәк. Бу көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында бәйгене хуҗа буларак кенәрлеләр башлап җибәрде. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, алар ул көнне чыгыш ясаган коллективлар арасында иң яхшысы иде. Кенәрлеләр үзләре генә дә 16 номердан торган концерт әзерләгән. Анда вокаль, вокаль-инструменталь ансамбльләр дә, аерым җырлар да, биюләр дә кергән. Концертларда сирәк очрый торган ир-егетләр ансамбле дә чыгыш ясады һәм көчле алкышларга лаек булды. Ә иң зур хезмәтләре — 30 кешелек хор.

— Кенәрлеләрнең чыгышлары шушы зонада гына түгел, башка зоналар белән чагыштырганда да иң яхшысы булды, — диде Наил Габдрахманов. – Бер урында да егетләр ансамбле күрмәдек. Хор турында сүз дә юк инде. Номинацияләр арасында булса да. Аннан республика дәрәҗәсенә күтәрелерлек чыгышлар бар. Кыскасы, кенәрлеләрнең бөтен номерлары йомгаклау концертына алырлык. Бу оештыручылар Диләрә һәм Иван Ивановларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

— Бездә быел урам концертлары булып үтте. Безнең урамнан башланган иде, бөтен авыл дәррәү күтәрелде. Әллә нинди талантлар калкып чыкты, — диде Диләрә Иванова.

Алардан тыш бу көнне Сөрде, Иске Ашыт, Шурабаш, Ташкичү яклары ветераннары да матур чыгыш ясады. Сөрделеләрнең “Кич утыру” фольклор күренеше күңелле чыкты, Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” фольклор коллективы тәкъдим иткән “Кода төшерү” фольклор күренеше дә матур чыкты. Шурабашлылар дүрт коллектив туплап алып килгән.

Чыгыш ясаучыларның махсус берсенең дә исемен атамадым. Үзешчәннәрнең һәрберсе булдыра алганча тырышкан, күпме көч, тырышлык куйган. Ә бәйге җиңүчесез дә, җиңелүчесез дә булмый. Шуны гына әйтергә телим, сәхнәгә чыгып чыгыш ясау өлкәннәр өчен үзе зур җиңү инде ул.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International