Ялган аракы сатучылар тотылган
Әледән-әле кисәтеп торуларга карамастан, районда ялган аракы, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату очраклары ачыкланып тора.
2016 елның 27 гыйнварында эчке эшләр бүлеге, хакимият органнары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләреннән торган төркем тарафыннан Носы авылында яшәүче Илсур Галимов хуҗалыгыннан 4 литр ялган спиртлы эчемлек сату фаш ителә. Шундый ук хәл Ашабаш авылында да кабатлана. Биредә Сөембикә Нургалиева 3 литр ачы бал сатканда тотыла. Хәзерге вакытта ике факт буенча да административ тикшерү эше бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафин белдергәнчә, районда ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуны кисәтү буенча рейдлар даими үткәрелеп тора.
– Мондый продукциянең кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын исәпкә алып, мин газета укучыларның да битараф булмауларын сорыйм. Әгәр андый очракларга тап буласыз икән, безгә 3-22-69 телефоны буенча хәбәр итегез. Шушы гамәлегез белән бәлки кемнеңдер гомерен саклап калырсыз, – диде ул.