Төлкеләр авырмасын өчен
30 мартта Арча район ветеринария берләшмәсендә участок ветеринария табиблары, райондагы аучылык хуҗалыкларының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде.
Ул районда котыру авыруына каршы көрәш чараларына багышланды.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов үзенең чыгышында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2015 елда котыру авыруы күзәтелмәвен әйтте. Төлке атучы сунарчыларга район бюджетыннан 300әр сум акча түләнгән. Казаннан кайткан махсус бригада 200дән артык эт аулаган.
Быел төлкеләрдә котыру авыруына каршы профилактика чарасы буларак районга 14 мең доза вакцина кайтты. Аларны кар беткәч һәм сентябрь аенда урман полосаларына, төлкеләрнең ояларына куячаклар. Белгечләр аларны кую тәртибен аңлаттылар.