туризм спортының чаңгы дистанцияләре буенча ярышлар үткәрелде

2016 елның 1 апреле, җомга

Стадионда Арча районы белем бирү учреждениеләре арасында туризм спортының чаңгы дистанцияләре буенча ярышлар үткәрелде. Шәхси беренчелектә беренче урыннарны Түбән Мәтәскәдән Илмир Хәбибуллин, Арча педагогика көллиятеннән Надилә Хәкимҗанова яулады. Икенче урыннарда шулай ук педагогика көллиятеннән Искәндәр Камалиев һәм Сеҗе мәктәбеннән Илүзә Зарипова, өченче урыннарда педагогика көллияте студенты Раил Гатауллин белән Түбән Мәтәскә мәктәбе укучысы Айзирә Рәхимҗанова. Командалар арасында Түбән Мәтәскә мәктәбе беренче булды. Сеҗе һәм Сикертән мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урыннарда. Җиңүче командага кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International