Дәвалануга тотылган акча гаеплеләрдән түләтелә
Быел район судлары караган җинаять эшләре нәтиҗәләре буенча 9 кеше гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә каршы җинаять ясауда гаепле дип табылды.
Шуларның 2се юл–транспорт һәлакәте ясаган өчен. Алар төрле җәзага тартылды, 1 кеше ирегеннән мәхрүм ителде.
2015 елда аңлы рәвештә эшләнгән җинаятьләрдән 40 кеше зыян күргән иде.
Зыян күрүчеләр арасында ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениесенә китерелгәннәре һәм шактый вакыт дәвалануда булганнары бар. Дәвалау–тернәкләндерү чаралары дәүләт акчасына башкарылганга, соңыннан алар “Мәҗбүри медицина иминиятләве турында”гы Федераль закон нигезендә, гаепле кешедән эзләтеп алына.
Әлеге төрдәге эшләр буенча килгән зыянны дәүләт файдасына түләтү турында таләп белдерү хокукына шулай ук РФ Гражданлык–процессуаль кодексының 45нче маддәсе нигезендә прокуратура органнары да хокуклы.
Мәсәлән, суд карары белән Яңа Кенәр авылында яшәүче Сөнгатулла Заһидуллин үзенең авылдашына белә торып авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепле дип табылды һәм РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем ителде. Бу очракта зыян күрүчене хастаханәдә дәвалау өчен 100 мең сумнан артык бюджет акчасы тотыла. Район прокуратурасының гаризасын суд тулысынча канәгатьләндерде: хөкем ителүчедән дәүләт файдасына зыян күрүчене дәвалауга тотылган 109 мең 800 сум акча эзләп алынды.
Арча шәһәрендә яшәүче Вильдан Әхтәмовка карата да судка шундый ук гариза җибәрелде
Радик Хәбибуллин,
район прокуроры