Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз

2016 елның 1 апреле, җомга

Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз

Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора.

Нәкъ менә шуңа күрә 30 мартта Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен сак-лау буенча даими комиссиясе һәм район Иҗтимагый советының берләштерелгән утырышында Арча муниципаль районында миграция сәясәтен тормышка ашыру, милләт һәм дин- ара мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләсе каралды. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина һәм район Иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов алып барды.

2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча районда миграция торышы турында миграция хезмәтенең Арча бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда соңгы өч айда гына 376 чит ил гражданины исәпкә куелган. Шуларның 135е яңа килүчеләр, 241е кабат теркәлүчеләр. Алар арасында күбесе үзбәкләр – 178 кеше, таҗиклар – 47, казахлар – 17, Украинадан килүчеләр 16 кеше. Шул ук вакытта 340 чит ил кешесе исәптән төшерелгән. Хәзерге вакытта Арча районы территориясендә 502 мигрант яши. Шуларның 123е хезмәт итү өчен патент алган. Күбесе яшелчәчелек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрнең теплицаларында эшли. Әйтик, Түбән Атыда шәхси эшмәкәр Хәлиуллинда – 68, Айванда Минхәеровта – 25, Чөмә–Елгада Шакирҗановта – 14, “Кырлай” хуҗалыгында 9 кеше хезмәт куя.

Миграция бүлеге полиция хезмәткәрләре һәм районның террорга каршы комиссиясе белән берлектә мигрантларны даими контрольдә тота. Быел гына 29 рейд ясалган. Рейдлар барышында 18 хокук бозу буенча беркетмә төзелгән. 14 беркетмә РФ территория- сендә законсыз яшәүчеләргә кагыла. Моның өчен 28 000 сум штраф салынган, 4 очракта чит ил кешеләренә торак бирү тәртибе бозылган, 8000 сум штраф салынган.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев районда әлегә бу мәсьәлә буенча тотрык- лылык саклануын билгеләп үтте. Ләкин, киңәшмәдә әйтелгәнчә, Нурлаттагы мәгълүм күңелсез хәлләрне дә алдан беркем дә күз алдына китерә алмаган. Шуңа күрә районда милләтара татулыкны саклауга һәрдаим игътибар бирергә кирәк.

Арча районы имам–мөхтәсибе Раил хәзрәтнең чыгышы шушы фикергә нигезләнгән иде. Районда эшләп килүче 79 мәчеттә дә хәзер вәгазьләр, дини дәресләр ТР мөфтияте күрсәтмәләренә нигезләнеп үткәрелә.

– Без районда исламны чын тынычлык, үзара килешеп яшәү принципларына нигезләнгән Хәнәфи мәзхәбе нигезендә үстерергә тиеш. Үзгә карашта булганнар белән турыдан–туры да, Интернет челтәре аша да аңлату эшләре алып барыла, – диде ул. – Районда әледән–әле үткәрелеп килүче төрле дини бәйгеләр, семинар–дәресләр, имамнар җыелышлары да шушы максатка юнәлдерелгән. Күптән түгел генә барлык имамнар һәм мөгаллимәләргә дә ислам нигезләре буенча аттестация үткәрүебез дә юкка түгел. Кардәшләребез арасында экстремизм орлыкларын салуга без башта ук киртә куярга тиеш. Ә моны бары тик традицион ислам нигезләрен яхшы белгән имамнар һәм остабикәләр генә башкара ала.

Иҗтимагый совет әгъзалары Илдус Сәгъдиев мигрантларның үз–үзләрен тотышы өчен эшкә алучыларның җаваплылыгын арттыру, Таһир Хафизов мәчетләрне теркәүдә эшне җиңеләйтү мөмкинлеге турында тәкъдимнәр керттеләр. Мигрантларны районның иҗтимагый–мәдәни тормышына җәлеп итү турындагы тәкъдим дә хупланды.

Чит ил гражданнарын җирле шартларга җайлаштыру буенча Апаз авыл җирлеге тәҗрибәсе уңай бәяләнде. Җирлек башлыгы Ренат Садыйков белдергәнчә, аларның күпчелеге (барысы 37 кеше) үзләрен тыныч тота, хезмәт итә.

— Шәхси хуҗалыкларында мал тотучыларга “Ватан” хуҗалыгы терлек азыгы белән ярдәм итә, безнекеләр белән уртак гаилә коручылар да бар, – диде ул.

Тик менә авыл җирлекләре башлыкларын мигрантларны аларны кисәтмичә җирлектә теркәүләре генә борчый. Кайчакта теркәләгән йортлары яшәү өчен яраксыз да була. Любовь Осина һәр җирлектән мондый йортлар исемлеген миграция хезмәтенә җиткерүне һәм үз чиратында аларның да чит ил кешеләрен авылларда теркәгәнче җирлек башлыклары белән киңәшергә күрсәтмә бирде.

— Районда милләт һәм динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуы — бу безнең зур байлыгыбыз һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе. Аны саклап калу өчен без барысын да эшләргә тиеш, — диде ул киңәшмәне йомгаклап.

И.Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International