31 мартта район умартачыларының җыелышы булды. Анда район умартачылары берлеге рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев узган сезонга йомгак ясады, яңалыклар, бурычлар турында сөйләде. 2015 ел балсыз ел булды. Кавказ, Карпат токымлылар гына күбрәк җыйган. Үзебезнең әйбәт эшли торган гаиләләрдәге аналарны үрчетергә кирәк.
Кортларның кышлап чыгуы бик әйбәт түгел — 20 процент чамасы үлгән.
Ветеринария лабораториясе вәкиле Фәрит Гыйлаҗев авыруларга каршы көрәш турында сөйләде.