Кайда сез, чын ир-егетләр?
Узган ел үзебезнең як егетләре хезмәт иткән Саратовтагы хәрби частька баргач, командир: “Сез безгә боксчылар, гер күтәрүчеләр җибәрегез. Бездә дә спорт ярышлары оештырыла”, – диде, һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп: “Спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы”, – дип сорады. Берәү дә кул күтәрмәде.
Арча һәм Татарстан Республикасының Төньяк–Көнбатыш бокс федерациясе президенты, Бөтендөнья бокс ассоциациясенең халыкара категорияле тренеры, югары категорияле тренер, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җыелма командалары белән эшләүче тренер Марат Галиев белән әңгәмә барышында шуны исемә төшердем.
– Безнең үзебездә дә шул проблема. Ата–аналар балаларын жәлли, спортның бу төрләре, бигрәк тә бокс белән шөгыльләнергә бирми. Моның белән балаларын көчсез итеп үстерүләрен үзләре дә аңлап бетерми, – диде ул. –Үскәч шул балалар илебезне, гаиләләрен сакларга, якларга тиеш бит. Явызлык элек тә бар иде, хәзер дә яши, киләчәктә дә бетмәячәк. Балаларыбыз шул явызлыкка каршы торырга әзерме соң? Чечняда, мәсәлән, куркак, көчсез бала гаилә өчен оят. Шуңа алар армиядә баш булып йөри дә. Милләтебезне, үзебезнең татар егетләре курку белмәс итеп үстерергә иде.
– Хоккей, футбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр күп бит.
– Анысы яхшы, сүзем юк. Тик аларда коллектив. Берсе егылса, икенчесе ярдәмгә килә. Сугышта сине берәү дә якламый. Бергә–бер сугышу кебек спорт төрләре балада чын ир–егетләр характеры тәрбияли.
– Бу ата–аналардан гына тора, дип уйлыйсызмы? Бала үзе теләмәсә...
– Мәктәпләрдә малайларны артык каты бәбилиләр. Кызлар белән тигезләп бетерделәр, бер урынга куйдылар. Әти–әниләр дә балаларына мөстәкыйль үсәргә ирек бирми. Нинди генә юллар белән булса да аларны армиядән алып калырга тырыша. Бервакыт миңа бер егет контактта: “Мине бокс белән шөгыльләнә, дип әйтегез әле. Яклау- чы кирәк”, – дип язган. Менә алар шулай үзләрен яклый алмый торган булып үсә.
– Сезнең балалар бокска үз теләкләре белән килдеме?
– Әлбәттә. Мин каршы тормадым. 18 яшьлек Гөлүсә Халыкара класс- лы спорт остасы, Россия, Европа чемпионы, Халыкара һәм Бөтендөнья ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Хәзер Россия җыелма командасы составында Олимпия уеннарына әзерләнә. 15 яшьлек Азамат спорт остасына кандидат, 12 яшьлек Али да уңышлы адымнарын ясый. Мин алар белән горурланам. Ә шул вакытта бокс белән шөгыльләнүчеләр саны кимүенә борчылам. Аларның саны 2–3 тапкырга кимеде.
– Бокс секциясенә ничек язылырга? Боксчылар кайда шөгыльләнә?
– Арча станциясендәге элеккеге “Колос” мәдәният йорты бинасында. Район башлыгы Илшат Нуриевка чиксез зур рәхмәтлемен. Бик булышты. Ул эшләп торганда районда бокска бетәргә ирек бирмәс, дип уйлыйм. Гомеребезне спортның шушы төренә багышлаганбыз, хөкүмәтебез шуны үстергән өчен акча түли икән, без дә аны бетермәс өчен тырышырбыз. Бокс белән шөгыльләнергә теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Өч тренерыбыз бар. Беренчесе кечкенәләр белән эшли, бер елдан соң алар икенче тренерга күчә. Ә мин психологик яктан зыян китермичә генә шулар арасыннан иң көчлеләрен сайлап алып, чемпионнар әзерлим. Икенче төркемдәгеләр дә ярышларга йөри, үз дәрәҗәләрендә. Бу минем үз методикам.
– Бокста сәламәтлеккә зыян алу куркынычы зурмы?
– Профессионал тренер аларны көрәшергә генә түгел, беренче чиратта үз-үзләрен сакларга да өйрәтә. Бу методика белән эш нәкъ менә шуны күздә тота. Ә мөмкинлекләргә килгәндә, алар хәзер бездә бик күпкә уңай. Бәдрәф эчке якта, душ бүлмәсе бар, күнегүләр өчен урын иркен.
Кичке алтыга бер-бер артлы боксчылар күнегүгә җыела башлады. Араларында укучылар да, студентлар да бар. Атнага ике тапкыр Казаннан кайтып йөриләр. Үз төркеменә йөрүчеләр белән Марат Галиев Казанга барып та шөгыльләнә икән. Ольга Коваленко Казанда суд приставы. Спорт остасына кандидат. Кикбоксинг буенча дөнья кубогы призеры, бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионы.
– Бокс белән минем эшем тыгыз бәйләнгән. Үз куркынычсызлыгыбызны үзебез тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз, шулай ук ир–егетләр боксы белән Марат Галиев кебек берәү дә шөгыльләнми. Ул — чын профессионал. Таләпчән дә. Остаз, педагог–тәрбияче дә ул, – ди Ольга.
Гомумән, боксчыларның һәрберсе күп төрле һәм дәрәҗәле ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган.
Ислам Бикмөхәммәтов, Адель Галимҗанов 1нче разрядлы, Рәмис Сәлахов 2нче яшүсмерләр разрядын алган боксчылар, Гөлүсә Галие- ва халыкара класслы спорт остасы, Илнур Хәлиуллин, Илмир Нуруллин Азамат Галиев, Илнур Хөсәенов спорт остасына кандидатлар. Менә алар Марат Галиевның гына түгел, районның да горурлыгы.
Гөлсинә Зәкиева