7нче тапкыр кубок алган команда

2016 елның 1 апреле, җомга

7нче тапкыр кубок алган команда

Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле. Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.

Менә алар, бер төркем ир- егетләр, машиналарыннан төшеп, зур сумкаларын күтәреп, өстерәп, шау–гөр килеп көлешә–көлешә Боз сараена юнәлделәр. Киенү-чишенү бүлмәсе хәрәкәткә килде. Нык гәүдәле, уртача буйлы капитан Илназ Муллагалиев үзе дә күренде. Иң элек капитан командасы белән таныштырды. Алар: Илназ Муллагалиев, Ирек Терентьев, Руслан Хәкимов, Ринат, Марсель Фатыйховлар, Ирек Мостафин, Булат Сабиров, Ришат Вәлиуллин, Фәнис Фәйз- рахманов, Эдик һәм Руслан Комаровлар, Алмаз Муллагалиев, Рәсим Асылгәрәев, Раил Вафин, Илдар Садыйков. Капитаннан:

— Гадәттә хоккейны нинди егетләр уйный? — дип сорыйм.

— Чыдам, тырыш, азрак кына канда да булырга тиештер инде ул, — диде Илназ Муллагалиев.

— Сезнекеләр шундыймы соң?

— Без — район башлыгы кубогын 7нче тапкыр алган команда!

— Балачакта сезне хоккейга кемнәр өйрәтте?

— Яңа Кенәр мәктәбе укытучылары Марат Габделәхәтов, Тәлгать Әхмәтов.

— Көчле көндәшләрегез бармы?

— Бар: Хәсәншәех, Югары Аты, Арча ветераннар командалары...

— Теләкләрегез.

— Командаларны ешрак очраштырсыннар иде. Нәрсә инде ул елга бер тапкыр ярыш?

— Иганәчеләрегез бармы?

— Безнең команданы нигездә авылдаш эшмәкәрләр Фәнис Фәйзрахманов белән Илнур Вәлиев иганәчелек итә, — диеште егетләр. – Менә киемле булдык. “Татарстан” ширкәте җитәкчесе, якташыбыз Рүзәл Мәрдәнов, “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе, районның хоккей федерациясе рәисе Рөстәм Хәйруллин ярдәмен дә тоябыз. Рәхмәт аларга.

Казаннан Фәнис Фәйзрахманов хоккей уйнарга кайт- маган иде. Аның белән дә элемтәгә кердек.

— Туган авыл бик тә якын, — дип сөйли ул. – Яңа Кенәр дигәндә без барысына да әзер! Хоккей — кыйммәтле спорт төре. Киемнәрен әйткән дә юк. Атнага ике тапкыр Боз сараена уйнарга йөрибез. Арендага түләү кыйммәткә төшә. Бәлки актив командаларга, бигрәк тә район башлыгы кубогын алган командага ташламалар ясарга кирәктер? Бу башка командаларга да, бигрәк тә авылдагыларга, стимул булыр, география киңәер иде.

Команда өчен җанатып йөргән Илнар Мәгъсүмов та килгән.

 – Кайчакта үзем өчен генә командага кушылып уйныйм, — диде ул. — Менә 3 сыйныфта укучы улым Динар да хоккейга йөри.

...Читтә моңаеп кына Буратино бүкәне тора.

— Кем капкага гол кертми, шул бүкәнне үзе белән өенә алып кайтып китә, килгәндә алып килә, — дип көлештеләр. – Бүкәнгә “гаепленең” исеме дә язып куела. Берәүнең дә Буратино бүкәне белән кайтып китәсе килми.

Команда мәктәп яшендәгеләрне дә үз артыннан ияртә.

Егетләрнең боз өстендә хоккей күнекмәләре алуын тәэсирләнеп карап тордым. Аларның каршылыклардан котыла–котыла алга ыргылуы сокланырлык манзара иде. Бу җиңүләргә инанган омтылышка тиң.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International