Безнекеләр, дип горурланырбыз
Арча шәһәренең 5нче гимназиясендә узган ел хоккей сыйныфлары ачылган иде. Бу барыбыз өчен дә кызыклы яңалык. Әлеге сыйныфларда укучы балалар үзләрен ничек хис итә, ата–аналар, укытучылар нинди фикердә? Гимназиядә узган “Түгәрәк өстәл” артында әнә шул турыда уртага салып сөйләшү булды.
Анда ата–аналар, сыйныф җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллин, Боз сарае директоры Илһам Шакиров катнашты.
Әлеге сөйләшүгә кадәр мин Боз сараенда хоккей сыйныфы укучыларының ничек шөгыльләнүләрен күреп кайткан идем. Иң беренче итеп бирегә килгән олысын–кечесен елмаеп, кочагын җәеп директор Илһам Шакиров каршылый.
— Боз сарае иртән сәгать җиденче яртыдан төнге уникегә кадәр эшли, — ди ул. — Һәр көнне шулай, үзебезнекеләрне әйткән дә юк — Балтач, Әтнә районнарыннан да килеп шөгыльләнәләр.
— Ә хоккей сыйныфлары укучыларын автобус билгеләнгән вакытта китереп җиткерә, — дип дәвам итә Илһам Мәхмүт улы. — Менә әле дә бер төркем бозда шөгыльләнә, икенчесе тренажерлар залында.
Хоккей уенын кайберәүләр бозда таяк белән алка куып йөрү дип кенә уйлый. Болары аның әлеге уенның без күргән тышкы ягы гына шул әле. Бозда тимераякта оста шуу өчен генә дә нинди осталык кирәк бит. Ә осталыкка ирешү өчен түземлелек, вакыт һәм тәҗрибәле остазлар кирәк. Бу яктан бәхет елмайган — “Ак барс” хоккей клубы мәктәбен узган якташыбыз Артур Гәрәев, Әлмәтнең “Нефтехимик” хоккей клубыннан Алишер Гафаров, Казаннан Михаил Кириллов кебек осталар өйрәтә малайларны. Бозда гына түгел, тренажерларда да бик күп күнекмәләр үтә алар.
— Бик кыен түгелме, туйдырмадымы? — дип сорыйм үзләреннән.
— Юк, безгә бик ошый! — диләр.
5нче гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллин әлеге балаларның ата–аналары белән очрашуда хоккей сыйныфларының уңышлы гына оешып китүен әйтте.
— Яңа әйбер баштарак бераз шикләндерә инде ул, — диде Фатыйх Хәмбәлович. — Әмма борчылыр урын юк, мәктәп программасы үтәлә, укучылар билгеләнгән вакытта Боз сараена бара, алар башка түгәрәкләрдә дә актив катнаша. Көнгә ике тапкыр ашатабыз, автобус белән тоткарлык юк. Быел менә беренче сыйныфка 18 гариза бар инде.
Хоккей сыйныфы җитәкчесе Лилия Ганиева башта балалар арымасмы, укуларына зыян килмәсме, дип борчылуын әйтте.
— Дөресен әйткәндә, куркыткан да иде, — диде ул. — Бүген инде күңел тыныч, барлык балалар да программаны үтәделәр, ата–аналарга да зур рәхмәт!
— Без бүген сезнең фикерләрне ишетергә дип җыелдык, — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Хоккей сыйныфлары белән район җитәкчесе Илшат Нуриев та даими рәвештә кызыксынып, ярдәм итеп тора. Киләчәктә безнең районнан да Казанның “Ак Барс” командасында уйный алырлык спортчылар чыгарга тиеш. Гомумән, спорт белән ныклап шөгыльләнгән кеше беркайда да югалмаячак.
Әти–әниләрнең сораулары да шактый булды, алар үз сорауларына тулы җавап алдылар.
Ильяс Фәттахов