Гыйбрәт өчен сөйлим
Начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасы әгъзалары автобус белән Казанга “Ярдәм” мәчетенә бардылар. Алар белән мин дә юлга чыктым.
Әле күптән түгел генә Арчаның бер затлы рес- торанында Милли ислам шәфкатьлелек фонды “Ярдәм” советының башкарма директоры Лирия Кусайманова белән очрашкан иделәр. Аларның “Ярдәм” мәчетен үз күзләре белән күрәселәре килде. Һәм менә без “Ярдәм” мәчетендә.
Арчалыларны мәчетнең имам ярдәмчесе һәм укытучысы Фәнис әфәнде каршы алды һәм озатып йөрде. Хушлашканда үзе белән якыннанрак таныштык.
— 27 яшьтә, өйләнмәгән, — диде ул. — 6 яшьтән авырып, дөм сукыр калганмын. Әтием Әлкидән, әнием Арчаның Урта Курса авылыннан.
Фәнис урта һәм югары уку йортлары тәмамлап, дини һәм дөньяви белемнәр туплаган. Берничә катлы зур бинада ул безне беркемнең дә ярдәменнән һәм таяктан башка мәчет белән таныштырып чыкты. Иң башта намаз укый торган зур, иркен, якты фарыз залга үттек. Аннан лифтта икенче катка күтәрелдек. Шунысын да әйтим, Фәнис әфәндене без түгел, ә бәлки ул үзе безне алып йөрде. Кирәкле бүлмәне хәзер эзләп таба. Бүлмәләрнең саннары һәм исемнәре кабарынкы нокталар белән язып куелган. Шуларны капшап, Фәнис нинди бүлмә икәнен хәзер әйтеп бирә.
“Ярдәм” фонды начар күрүчеләргә һәм дә бөтенләй күрмәүчеләргә ничек ярдәм итә ала соң? Арчалыларны һәм шул нисбәттән мине дә нәкъ менә шушы сорау кызыксындырды. Кеше авыр вакытта Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. Аллаһы Тәгаләгә табыну, аны бар һәм бер дип белү мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, хәер сау–сәламәтләргә дә җиңеллек китерәдер. Биредә менә шушы хакыйкатьне аңларга, Брайль системасы буенча укырга, дини гыйлемгә, компьютерда, китапханәдә эшләргә өйрәтәләр. Хәтта ашарга пешерергә, төрле әйберләр ясарга, шахмат, өстәл теннисы уйнарга өйрәтәләр. Бөтенләй дә күрмәүче кеше ничек өстәл теннисы уйный ала икән, дип гаҗәпләндек.
— Теннис тубының җилен сизәргә өйрәнсәң, шул тоемлау белән теннис уйнап була, — ди Фәнис. — Юлдагы каршылыкларны да шулай тоярга өйрәнәсең. Менә коридордан барганда мин җиңел атлыйм, чөнки сулыш алуы иркен, киртәләр юк.
Чыннан да шулай. Без Фәнискә ияреп йөрдек. Коридордан ул нәкъ күргән кеше кебек иркен барды. Беррәттән массаж бүлмәсенә, китапханәгә кердек. Коръән укырга өйрәнүчеләр янында булдык. Аерым тернәкләнү бүлмәсе дә бар. Ашханә, никах бүлмәләре, зур мәҗлес залы, тернәкләнергә килүчеләрнең яшәү бүлмәләренә кадәр карап чыктык.
...Көндезге Азан тавышы яңгырады. Күңелләр тетрәнеп, җилкенеп, неч-кәреп китте. Аллаһы Тәгалә бәндәне төрлечә яралта шул. Берәүләр якты дөньяны күрсә дә, ул аның яктылыгын тулысынча тоя алмый, икенчеләр дөм сукыр килеш тә җиһанның нурында коена. “Ярдәм” фонды әнә шул нурны тоярга, тормышның ямен белеп яшәргә өйрәтә.
Сәяхәт кылучылар Арчадагы “Ярдәм” фонды җитәкчесе Назыйм Сибәгатовка һәм автобус белән тәэмин иткән район мәдәният идарәсенә рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Арада инде “Ярдәм” фондына тернәкләнергә барырга теләүчеләр бар.
Румия Надршина