Сәхнәдә –“Яшь йөрәкләр”

2016 елның 1 апреле, җомга

Сәхнәдә –“Яшь йөрәкләр”

Питомник клубында иҗат итүче Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” ветераннар вокаль ансамбле чыгышын даими карап барам, аның уңышларына сөенәм. Ә уңышлары җитәрлек. Ул районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга, үзен танытырга өлгерде.

Күптән түгел “Яшь йөрәкләр” үзенең 9 еллыгын зур концерт белән билгеләп үтте. Шулай зурдан кубарга юбилей да түгел, дисәгез, бик нык ялгышасыз. Чөнки бу коллектив өчен һәр үткән ел олы юбилейга тиң һәм ул аны шулай бер бәйрәм итеп тамашачы белән бергә билгеләп үтә.

“Яшь йөрәкләр” — яшь йөрәкле, мәңге картаймас, ару–талуны белмәс, сәхнәгә, җыр–моңга гашыйк ветераннар ансамбле. Җитәкчесе дә гомер буе сәхнәдән төшмәгән, үз эшенә бөтен йөрәге белән бирелгән, шуннан ямь, тәм табып яшәүче Нәсимә Гарифуллина тормышын аннан башка күз алдына китерә ала микән? Коллектив һәм Нәсимә – икесе бербөтен. Һәр чыгышка ул җентекләп, бөтен күңелен биреп, үтсенгә түгел, ә тамашачыга ошасынга дип әзерләнергә күнеккән.

Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә булган иҗат концерты да шундый югарылыкта үтте.

– Без бүген бирегә ансамбль ветераннарын да чакырдык. Тормыш шулай бара бит инде, берәүләр китә, икенчеләре килә. Әмма иҗат тукталмый. “Яшь йөрәкләр” мәңге яшь булып кала бирә. Ансамблебез яңа җырчылар белән тулылана, – ди Нәсимә Гарифуллина.

– “Яшь йөрәкләр” – җилкенеп торган йөрәкләр ул, – диде ветераннар ансамблен тәбрикләп район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Шушы 9 ел эчендә ул ТНВ каналында “Җырлыйк әле”, “Аулак өй”, “Татарлар”, “Түгәрәк уен” тапшыруларында чыгыш- лар ясарга да өлгерде, “Балкыш”та да балкыды, сәхнәләрне дә гөрләтте. Җырлый белмәүчене дә җырлата торган кешеләр бит анда.

Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Римма Мамаделеева “Яшь йөрәкләр”гә нинди матур сүзләр җиткерде, теләкләр ирештерде! Аларның берсе дә буш урында гына тумаган, яшь йөрәкле ветеран үзешчәннәребез хезмәтләре белән яулаган. Һәм коллектив бу мактауларга лаек та. Коллектив та, җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина да, музыка җитәкчесе Гүзәл Минхәерова да.

Рамил Мөхетдинов әйтүенчә, җырлый белмәгән кешене дә җырларга өйрәтә алучы музыка белгече шул Гүзәл Минхәерова. Арча сәнгать мәктәбе укытучысы турында матур сүзләр белән “кулыннан гөлләр тама”, дип әйтәсе килә.

Ә концертка килгәндә... Ике сәгатьтән артык барды ул һәм ардырмады, матур, җиңел, рәхәт булды. “Яшь йөрәкләр” белән бергә иҗатташ дуслары, Гүзәл Минхәерованың укучылары да чыгыш ясады. Алар янында ветераннарыбыз да яшәреп бетте. Зөлфирә Габделбәрова, Вилорик Зыятдинов, Ибраһим Сабиров, Язилә Баһаветдинова, Гөлнәзирә Тимершәехова, Фәния Сабирҗанова, Зөлфия Яхина, Нурия Мәгъсүмова, Раилә Сәлимҗанова, Ләлә Шиһапова, Нәсимә Гарифуллина, Венер Хисамиев, Илфат Әскәров, Алия Ногманова, Раил Бакыев, Рәдис Харисов, Валентина Вәлиуллина, Илгиз Баязитов, Айрат Ибраев чыгышлары көчле алкышларга лаек булды. “Биредә исемнәре телгә алынмаган Халисә, Илдар, Ринат Бариевлар, Фәридә Әхмәдуллина да минем уң кулым, беренче көненнән үк ансамбльдә”, – диде Нәсимә Гарифуллина.

“Яшь йөрәкләр”гә киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International