Тыныч йоклыйсың килсә
Быел Лениногорскида бер гаиләдән 6 кешенең (5 бала һәм ана) янып үлүе барыбызны да тетрәндерде. Кеше тирән йокыга талгач, төтен исеннән айнымыйча бакыйлыкка күчә. Менә шундый җан өшеткеч хәлләр килеп чыкмасын өчен нишләргә соң? Аның берәр төрле чарасы бардыр бит!
Күпләрне кызыксындырган сораулар болар. Әлбәттә, төтен исен сизеп алып, сөрән салып, йокыдан уятучы автомат җайланма бар. Бер көнне әлеге җайланманы янгынчы белгечләр күп балалы, аз керемле гаиләләрнең йортларына куеп йөрделәр. Аларга мин дә иярдем. Эшче төркемдә ВДПО район бүлекчәсе рәисе Әмир Әмирфатов, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илшат Мәхмүтов һәм район социаль яклау бүлеге белгече Рәсимә Дәүләтшина бар иде. Аны түшәмгә кую артык мәшәкатьсез, вакытны алмый торган эш булып чыкты.
– 2016 елның 17 февраленнән Татарстан Респуб- ликасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә янгынны белгертүче җайланманы сатып алу һәм кую турында”гы фәрманы чыкты, – дип сөйләде ВДПО район бүлекчәсе рәисе Әмир Әмирфатов. – Әлеге җайланма Татарстанда 453 гаиләгә, аерым алганда Арча районында 10 гаиләгә бушка урнаштырылачак.
– Без районда күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең хәлен белеп торабыз, – диде социаль белгеч Рәсимә Дәүләтшина. – Шунлыктан әлеге жайланманы кайсы гаиләгә урнаштырырга кирәклеген ачык- лавы кыен булмады.
Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илшат Мәхмүтовтан республикада күпме янгын очрагы булуы һәм һәлак булганнар турында сорашам.
– Узган ел республикада 3372 янгын очрагында 193 кеше һәлак булды, – дигән мәгълүматлар бирде ул. – Быел ике ай эчендә килеп чыккан 477 янгында 36 кеше үлде.
Берәү дә бу афәтне алдан белми. Һәм берәү дә үз башына килер, дип уйламый. Ә бит бәла адәм башыннан йөри. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә һәм өйгә янгынны белгертүче җайланманы куярга кирәк. Иске ут чыбык- ларын алмаштырырга, мичләрне, мич юллык- ларын чистартып, төзек тотарга, балаларны ялгыз өйдә калдырмаска, өйдә, лапас тирәсендә салам, печән янында тәмәке тартмаска киңәш ителә.
Районда өйне мичкә утын ягып җылытучы гаиләләр дә бар. Шундыйларның берсенә янгынны белгертүче җайланмаларны урнаш- тырдылар. Әлеге аз керемле гаиләдә 5 яшьлек кыз бала, әнисе һәм әнисенең әтисе яши. Ярый әле әтисе 7 мең сумлап пенсия ала.
Икенче бер авылдагы 7 балалы анадан (әле кечкенәсенә өч кенә ай):
– Тагын бәби алып кайтырга исәп бармы? – дип сорыйм.
– Кем белгән инде аны...
Өченче авылдагы 6 бала әтисе:
– Балаларга пособие булмаса, яшәп тә булмас иде, – диде.
Ә бер гаиләдә яшь баласын кулына тоткан ана хафага төште:
– Бу төтен исен сизгәч, коймак пешереп булмас инде...
Аңа: “Борчылмагыз”, – дип әйтәсе килә. Чөнки соңгы кергән гаиләдә 6 бала әнисе коймак пешерә иде. Коймак исен җайланма сизмәде... Ә төтен исен янгынны белгертүче серле нәмәстәкәй хәзер тоеп ала һәм ачы тавыш белән кычкыра башлый. Ул тавышка йоклап ятып булмый инде. Моны һәркайсыбызга куйдырырга кирәк.
Румия Надршина