Кушлавыч, Яңа Кырлай юбилейга әзерләнә

2016 елның 1 апреле, җомга

Кушлавыч, Яңа Кырлай юбилейга әзерләнә

31 мартта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча республика комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев Арча районында булды.

Мөхтәрәм кунак Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында татар халкының бөек шагыйре белән бәйле истәлекле урыннарны карады, юбилей уңаеннан үткәрелә торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Кушлавыч — Габдулла Тукайның туган авылы. Биредәге Тукаевлар утарында “Арча КСМы” ширкәте музейның түбәсен, верандасын, идәнен яңарткан. Капка–коймаларны ясап бетерәсе, буяу эшләре калган. Васил Шәйхразиев башкарылган эшләрне карап чыккач киңәшләрен бирде.

Яңа Кырлайда төзекләндерү эшләре киң фронт белән бара. Быел урта мәктәп ныклап төзекләндерелә. “Февраль аенда ук түбәне алыштырдык”, — ди “Арча КСМы” ширкәте директоры урынбасары Азат Җәләлетдинов. — 97 тәрәзәне пластикка алыштырдык, стенаны җылыттык. Стена 25 сантиметрга калынайды. Моннан соң мәктәпкә Яңа елга кадәр ягасы да булмаячак”, — дип шаяртып та алды ул. Шулай ук Мәдәният йорты, авыл җирлегенең административ бинасы яңарыш кичерә.

Кечкенә Тукайны яңа Кыр- лайга уллыкка дип Сәгъди абзый алып кайта. Биредә яшәгән елларын шагыйрь бик җылы итеп искә ала.

“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте Габдулла Тукайның олы юбилее уңаеннан безнең районда зур эшләр алып бара. Сәгъди абзый йорты артындагы бакчада һәм Апуш чишмәсе янында архитектура–скульптура комплексы төзелеп бетеп килә. Анда Былтыр белән Шүрәле каршы ала, шагыйрьнең шигырьләрен укып үтәсең.

— Менә бу нарат үзе нинди хозурлык биреп утыра, — диде Васил Шәйхразиев.

— Әйтүләренчә, әлеге агачны Сәгъди абзый белән кечкенә Тукай утырткан, — диде музей директоры Дамир Абдуллин.

— Ышанам, — дип елмайды мөхтәрәм кунак.

Бакча башында бас-кычлап ясалган сукмак Апуш чишмәсенә алып төшә. Аны матур итеп буралаганнар. Кечкенә Тукай коенган инеш тә мул сулы буага әйләнер әле. Арча ЗУЭСы егетләре быел 100 сыерчык оясы ясап, шуларның 25ен шушы биләмәгә урнаштырганнар.

Васил Шәйхразиев Сәгъди абзый күмелгән зираттагы мемориалны да карады.

Яңа Кырлайдагы музейда да эшләр зурга киткән. Бер тотынгач нигезен дә ныгытырга туры килгән, түбәсен дә өр–яңадан ябалар. Бакчадагы гипс сыннарны да ныграк материалдан ясыйлар.

Соңыннан үткәрелгән киңәшмәдә Васил Шәйхразиев юбилейга әзерлек эшләрен билгеләнгән срокта, сыйфатлы итеп башкарып чыгуны таләп итте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International