Бөтенроссия фестивале
Яр Чаллы шәһәрендә VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләр мәгълүмат чаралары фестивале узды. Әлеге фестивальдә катнашып Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар телерадиостудиясе “Иң яхшы радиотапшыру” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Радиостудия балаларын һәм аларның җитәкчесе Таҗиев Дамир Гилемшаеховичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!