30 март көнне Арча балалар сәнгатъ мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, XI нче тапкыр Республика күләмендә “Арча ягы-данлы Тукай ягы”- дип исемләнгән балар иҗат конкурсы уздырылды. Быел бу конкурска республикабызның 21 балалар сәнгатъ мәктәбеннән 250 укучы катнашырга теләп гариза җибәрделәр. Катнашучы районнар: Арча, Әгерҗе, Алексеевск, Аксубай, Биектау, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Балтач, Байлар Сабасы, Теләче, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Нурлат.
Конкурс оешкан төстә үтте. Барлык чыгышлар да тәҗрибәле жюри тарафыннан дөрес итеп бәяләнде. Катнашучылар лаеклы урыннар алдылар, бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.