V Төбәкара балалар үзешчән иҗаты «Чулпан» фестиваль – конкурсы булып узды

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

26 мартта Йошкар – Ола шәһәрендә V Төбәкара балалар үзешчән иҗаты «Чулпан» фестиваль – конкурсы булып узды.

Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты һәм лаеклы призлы урыннар алдылар.
        Вокал – соло номинациясендә укытучысы Гидиятулина Тайфа Фуатовна: Рахматуллина Алсу (2 урын), Галияхметова Адиля (2 урын), Галимшина Адэля (2 урын), Хабибуллина Алсу (3 урын), ә «Энҗеләр» вокаль ансамбле - 1 урын алды.
        Курай номинациясендә укытучысы Гайнутдинов Альберт Салахович: Закиров Данил – 1 урын, Зиннатуллин Инсаф – 2 урын, ә фольклор - инструменталь ансамбль, «Балкашык» - 2 урынны алды.
       Баян номинациясендә укытучысы Фахрутдинов Назир Рашитович:
Мостафин Даниф – 2 урынга лаек булды.

       Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International