“Хәзинә” дәүләт фольклор ансамбле концерты

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

29 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең атказанган хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге “Хәзинә” дәүләт фольклор ансамбле концерты узды.

Концертта татар халык җырлары һәм биюләре яңгырады.

Концерт карарга Арча балалар сәнгать мәктәбе, Арчаның 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре килде. Алар кунакларны бик җылы кабул иттеләр.

Концерт ахырында Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Гульнара Барыевна рәхмәт белдерде, артистларга иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International