ЕГАИСта вакытында теркәргә кирәк
Билгеле булганча, илдә ялган аракы таралуны бетерү максатында быелның 1 гыйнварыннан барлык сәүдә нокталары да алкогольле продукцияне күпләп сату урыннарыннан ЕГАИС системасында теркәп алырга тиеш.
Фәкать шул очракта гына аны ваклап сату рөхсәт ителә. Ә 2016 елның 1 июленнән һәр сатылган шешәне шушы системада теркәү кертеләчәк. Бу башта шәһәрләрдәге кибетләргә кагыла, ә 2017 елның 1 июленнән авыл кибетләрендә дә шул тәртип урнаштырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафин белдергәнчә, 2016 елның беренче кварталында, ягъни 31 мартка кадәр алынган алкогольле продукцияне сәүдәгәрләр 20 апрельгә кадәр ЕГАИСта теркәп бетерергә тиеш.
— Бу төрле сәбәп-ләр белән системаны соңарып куючыларга җиңеллек булсын өчен эшләнгән ташлама иде. Ә менә 2016 елның 1 апреленнән бу ташлама бетерелде. Хәзер кибет хуҗалары сату өчен алынган һәр шешәне ЕГАИСта кичекмәстән теркәргә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәгән очракта шактый зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк, — диде ул.