Эшләгәнгә карап

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Эшләгәнгә карап

Көндәлек акча кертә торган продукция — сөт. Алай гына да түгел әле. Дәүләт саткан һәр килограмм сөт өчен 6 сум субсидия түли.

Гыйнвар, февраль айлары өчен федераль бюджет безнең районга 30 млн. 267 мең сум акча бирә. Шуның яртысы кайткан инде. Татарстан Республикасы бюджетыннан 13 млн. 368 мең сум акча килде.

Сөрүлек җирләренең һәр гектарына уртача 540 сум бюджет акчасы бирелә. Шуның 240 сумы — Татарстан Республикасы, 300 сумы федераль бюджетлардан. Районга барысы 65 млн. 315 мең сум туры килә.

Әлеге субсидияләрне фермер–хуҗалыклары да ала. Уңышлы гына эшләүче фермер белән сөйләштек: “Быел сөт өчен — 400 меңгә якын, җир өчен 86 мең сум субсидия алдым”, — диде ул.

Районга язгы кыр эшләренә дип, ташламалы бәяләр белән, 2600 тонна дизель ягулыгы бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International