Район мәгариф учреждениеләренең профсоюз башлангыч оешмалары арасында волейбол ярышлары булып үтте. Финал ярышларында хатын–кызлар арасында Арчаның 2нче балалар бакчасы, 1нче мәктәп, Наласа мәктәбе командалары 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алдылар. 2нче бакчаның музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллина иң яхшы уенчы, дип табылды. Ир–атлардан “Арча” спорт комплексы, Яңа Кенәр, Арча агросәнәгать көллияте командалары 1нче, 2нче, 3нче урыннарны яуладылар. Иң яхшы уенчы “Арча” спорт комплексыннан Рәшит Сафин дип танылды.