1 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Дөньяның барлык бизәкләре” дип аталган респуб- лика фестивале үтте.
Әлеге проектны “Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү үзәге” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булышлыгында тормышка ашыра. Проектның максаты — халыклар арасында дуслык, тынычлык һәм теләктәшлекне ныгыту.
Әлеге проектта актив катнашуы өчен Арча районы грантка ия булды. Бүләкне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.
— Мин әлеге хәрәкәтнең башлангычында торган кеше, — диде ул. — Халыклар дуслыгы бик кадерле, без аны изге итеп сакларга тиеш. Бүләк белән котлыйм, 20 мең сумлык грантка үземнән 10 мең сум өстәп бирәм.