Үзәк конкурс комиссиясе Арча районында булды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

31 мартта Россия Федерациясе Саклану министрлыгының хәрби комиссариатлар бүлекләрендә, җирле үзидарә органнарында, оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләрдә хәрби исәпне иң яхшы куюга смотр–конкурска йомгак ясау буенча үзәк конкурс комиссиясе Арча районында булды.

Комиссия хәрби комиссариат бүлегендә һәм Яңа Кырлай авыл җирлегендә хәрби исәпнең торышын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хәрби исәпнең куелышы “яхшы” билгесе белән бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International