Сәдака акчасын урлаганнар
26 мартта кешеләрдән дә, Алладан да курыкмаучы бәндә Үрнәк авылы мәчетеннән сәдака тартмасын урлый.
Әмма җинаять Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шул ук көнне ачылды. Җинаятьче тоткарланды, акча кире мәчеткә кайтарылды. Хәзерге вакытта бу җинаять буенча тикшерү эше бара.
Полиция хезмәткәрләренең үзләрен дә Аллаһы Тәгалә бәлаләрдән сакласын, дип мәчетнең имам–хатыйбы шәхсән үзе килеп аларга рәхмәт әйтеп китте.