Сарык урлаганнар

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Сарык урлаганнар

2015 елның 23 декабрендә балигъ булмаган яшьтәге И.Г., Р.З., Д. А., инде бу яшьтән күптән чыккан Л. Н. Югары Пошалым авылында булалар.

И. Г. Пионер авылындагы ширкәттән сарыклар урларга тәкъдим итә. Болар бу ниятләрен 24 декабрьдә төн уртасында тормышка ашырырга булалар. Л. Н.ның “ВАЗ–2114” маркалы машинасына утырып юлга чыгалар.

Авылга җитәрәк 1500 метр чамасы ераклык- та машинаны калдырып фермага җәяүләп киләләр. Ә анда каравылчы булмый. Дүрт сарыкны эләктереп кайтып Югары Пошалымда Р. З. хуҗалыгына яшерәләр. Әмма аларның кырын эшләре фаш ителде, район суды 42000 сумлык матди зыянны түләтергә дигән карар чыгарды.

Ләйсән

Гайнетдинова,

район буенча эчке эшләр бүлеге

тикшерүчесе,

юстиция лейтенанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International