Тамчы таш яра
Тынычлык һәм киләчәккә ышаныч – туган шәһәрем турында уйлаганда күңелемдә әнә шундый хисләр туа. Мин шәһәрем, аның үткәне, бүгенгесе белән чиксез горурланам, киләчәген якты итеп күзаллыйм.
Соңгы елларда Арчабыз зур үзгәрешләр кичерә: яңа төзелешләр – спорт комплекслары, матур, заманча балалар бакчалары, заманча мәктәпләр, мәчетләр, парклар һәм скверлар. Оешмалар һәм учреждениеләр генә түгел, халык тырышлыгы белән дә иртә яздан караңгы көзгәчә шау чәчәккә һәм яшеллеккә күмелә шәһәребез. Нинди күңеллелек! Ел саен таганнар, карусельләр, таучыклар белән балалар өчен уен мәйданчыклары төзелеп килә. 2015 елның сентябрь аенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Галактионов урамында үзәк парк ачылды. Ул арчалыларның яраткан ял итү, мәдәни–спорт чараларын үткәрү урынына әверелде. Казанская урамында яшәүчеләрнең үтенече буенча балалар мәйданчыгы төзелде. Елдан–ел юллар, тротуарлар яхшыра. Бар иде бит шундый заманнар, без моны әле яхшы хәтерлибез – Арчаның хәтта үзәк урамнарыннан да озын кунычлы резин итекләрсез йөреп булмый иде. Тирә–яктагы чүп өемнәре шәһәребезнең йөзен боза иде. Ә бүген чүп һәм кал- дыкларны үзвакытында җыю һәм урнаштыру оештырылган, урамнардагы карлар да үзвакытында түгелә. Ә яп–якты урамнардан кичке Арча буйлап хозурланып йөрүләре үзе ни тора! Бу уңайлыкларның барысы да шәһәребезне яратучы арчалылар һәм оста җитәкчеләр тырышлыгы нәтиҗәсе.
Арча шәһәре – безнең йөзебез. Сүз дә юк, эшләнгән эшләр бихисап. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Бары тик бергәләп кенә бу мәсьәләләрнең чишелешен таба алабыз, шәһәребезнең тагын да матуррак, ямьлерәк, урамнарының тагын да яктырак булуы бары тик үзебездән генә тора.
Тамчы таш яра, диләр. Бу хак сүзләр. Безнең халыкның үзара салым акчалары хисабына, шулай ук моңа өстәп рес- публика бюджетыннан килгән ярдәмгә ел саен аз–азлап шәһәребезне төзекләндерү мөмкинлеге бар. Чөнки һәр бер сумга республика 4 сум акча өсти, ә бу исә шактый зур сумма килеп чыга. Бу акчалар шәһәребезне, юлларны төзекләндерүгә, Казанка елгасы ярында парк төзүгә, урам утларын алыштыруга тотылыр, дип уйлыйм. Авыл җирлекләрендә бу максат өчен акча җыю тәҗрибәсе күптән бар. Үзара салым акчаларына авылларда чишмәләр, сулыклар, күперләр төзекләндерелә, юлларга таш түшәлә, зират коймалары алыштырыла, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәлләр төзелә.
Референдум нәтиҗәсе халыкның күпчелек тавыш белән шәһәребездә үзара салым кертүне хуплавын күрсәтте. Сүз җирле үзидарә органнарын читкә этәрү турында бармый, ә халыкның шәһәр тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан–туры катнашуы хакында бара. Балаларга, онык- ларга якты эз, матур шәһәр калдыру өчен без үз өлешебезне кертергә тиешбез. Бу хакта озак уйланудан файда бармы?
Рәмзия
Хәмидуллина,
“Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе