Эшкә ныклап керешкәннәр
Бөек Тукайны биргән Кушлавычны гел уңай яктан гына телгә аласы килә. Узган ел иң матур арыш басулары Тукай ширкәтендә дип язулары күңелле булган иде. Гектардан 45әр центнер чыкты.
— Бар тиресне шушы басуга чыгардык, — дигән иде ширкәтнең яңа хуҗасы Рәфыйк Хөснетдинов.
Читтән килгән хуҗаларга шикләнеп карый халык. Моңа кадәр әнә Кушлавычта сөт эшкәртү цехы да ачканнар иде. Киткәндә аны да сүтеп алып киттеләр. Фермаларында терлек бетеп бара, тиресне ат белән чыгаралар иде. Барган саен бу авылда болай булырга тиеш түгел, дип йөрәк әрнеп кайта иде.
Яңа инвестор эшне төзелештән башлады. Ындыр табагы, машина–трактор паркы койма белән әйләндереп алынды. Кушлавычта узган ел 200 баш сыеш- лы сыер торагы сафка басты, янәшәдә тагын да зуррагы төзелә.
Яңа торакка керүгә андагы тамашаны күреп күзләр камашып китте: сыерлар шундый чис- та, аларда кояш нуры уйный. Коридорда, аслыкларда пычкы чүбе. Мондый хәлне гадәттә семинарлар вакытында гына күрәсең. Ә биредә бу көндәлек гадәткә кертелгән, пычкы чүбен шактый ерактан — Киров өлкәсеннән кайтаралар, чөнки якын–тирәдә юк.
Таналарның да бер өлешен Киров өлкәсеннән алганнар. Шулай ук Биектау, Балтач районнарындагы нәсел хуҗалыкларыннан кайтарганнар. Хәзер алар көн саен 30ар литрга кадәр сөт бирә. Айга өч тапкыр контроль саву үткәреп, шуның нәтиҗәләре буенча рационга үзгәрешләр кертелә. Ә рационда сенаж, фураж оны, коры барда, түп, кукуруз оны һәм башка өстәмәләр бар.
Үзләренең лабораторияләрендә сөтнең сыйфатын тикшереп озаталар, ул бары тик югары сортлы гына итеп сатыла. Литрын 23 сумга тапшыралар.
Сыерлар янында тәүлек буе кеше өзелеп тормый. Сыер савучылар дүртәү, сменалап эшлиләр, бер кешегә 100әр терлек туры килә.
— Эш җиңел түгел, әмма акчасы әйбәт чыга, — диләр алар. Айга 29 меңгә кадәр алганнары булган. Белгечләргә дә әйбәт түлиләр.
Транспортер чыгарган тирес махсус чокырга җыйнала. Аны су белән сыеклатып суыртып алалар да басуга озаталар. Бер кайда чәчрәгән, пычранган урын күрмәссең.
Тукай хуҗалыгында быел өч айда тулай савым узган елның шул чорына караганда 147 процент тәшкил итте. Районда иң зур үсеш (869 центнер) бу.
Район буенча 3030 центнер сөт күбрәк савылды. “Северный” ширкәтендә үсеш — 680 центнер. “Ватан” хуҗалыгы быел өч айда терлекләрнең баш санын — 135кә, “Арча” ширкәте 126га арттырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ