”Тукай төрле телләрдә яңгырый”

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

”Тукай төрле телләрдә яңгырый”  дип исемләнгән районара   бәйге

Халкыбыз бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллык  зур юбилееен  каршы алырга әзерләнә. Районыбызда  аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган   төрле  эчтәлекле чаралар уздырыла. Чираттагы шундый чараларның берсе 6 нчы апрель көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш гомуми белем мәктәбе базасында узды.

нең йомгаклау туры  Ашытбаш авылы мәдәният йөртында башланып китте.Бәйгенең беренче этабына 160 эш кабул ителгән иде, шулар арасыннан тиешле таләпләргә җавап биргән 51 эш җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Җиңүчеләреләребезне котларга мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары , драматург Салихов Данил Хәбибрахман улы, якташыбыз,шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Наил Васыйл улы Касыймов, район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надершина  да бар иде. Ишек төбеннән үк килгән кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды һәм “пар атта” сәхнгә узып, кунакларны сәламләделәр.

 Бәйге өч төрле номинациядә узды: ”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре”,” Г. Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган рус телендәге шигырьләр” ,”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр”.Укучыларның иң яхшы эшләре I,II,III дәрәҗәле дипломнарга лаек булды, шулай ук алар арасыннан дипломантлар да билгеләнде.Кичә җыр һәм биюләр  белән үрелеп барды.Бәйрәмнең икенче өлеше Ашытбаш мәктәбендә дәвам итте.Килгән кунаклар мәктәп белән, коллективның эш нәтиҗәләре белән таныштылар.

 Бүгенге чара шуның белән үзенчәлекле булды: бөек шагыйребез  иҗатын  укучылар татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә яңгыраттылар.Бәйрәм килгән кунаклар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International