1 апрель көнне Алабуга шәһәрендә республика кысаларында балалар музыка һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучылары катнашында «Малые города» дип исемләнгән IV фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Бу конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Валиуллина Валентина Валериевна – «Вокал-соло» номинациясендә катнашып I дәрәҗә дипломанты исеменә лаек булды.
Конкурс бик яхшы атмосферада үтте, һәм дә әле укытучыларга аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирде!