Аллаһны мәчетләрдән эзлик
Шәһәребез өстен илаһилыкка күмеп берьюлы биш яктан яңгыраган, бер-берсеннән бер мизгелгә генә соңга калып, ә кайвакыт бер үк вакытта әйтелгән азан тавышларын тыңлап торганыгыз бармы сезнең? Күңелләрне нечкәртә, таң калдыра, Раббыбыз Аллаһны искә төшерә, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, күңелләрне яктырта бу хозурлык.
Әйе, Арчабыз халкының сөенече бик зур бу көндә – биш якта йөзек кашларыдай биш мәчет балкый. Хәтта әле ахырына кадәр төзелеп бетмәгән Шәрык мәчетендә дә азан әйтелеп биш вакыт намаз укыла, дини дәресләр алып барыла. Әйе, иманга сусаган күңелләр мәчеткә – Аллаһ йортына тартыла, чөнки бу вакыт җитүен зур түземсезлек белән көтте Шәрык бистәсе халкы, үзе теләде, омтылды шуңа.
Тышкы яктан карап торышка җыйнак кына кебек ул, ә менә эченә килеп кергәч, таң каласың, зурлыгын күреп бер мизгелгә “аһ” дип тын кысылып куя да, сулышлар иркенәеп китә. Архитектор Радик әфәнде Хәкимов та, күрәсең, мәчетнең Шәрык бистәсенең нәкъ үзе кебек җыйнак та, әмма шул ук вакытта иркен, матур, зәвыклы, заманча да булуын теләгән.
Кыска гына вакыт – нибары өч ел ярым эчендә әнә шундый гүзәл бина калкып чыкты. Саный китсәң, байтак эшләр башкарылган – мәчетнең беренче каты инде сафка баскан, җомгаларга 60лап кеше йөри, соңгы гаеткә исә 500 кеше килгән! Берьюлы 30 шәкертне сыйдыра ала торган иркен уку сыйныфларында атна саен дәресләр уза – 15ләп ир-ат, 30лап хатын-кыз, 20ләп бала гыйлем ала биредә. Мөгаллимнәр Равис хәзрәт, Гөлшат, Алсу, Мәрьям абыстайлар чиксез сөенә-сөенә Аллаһ ризалыгы өчен ислам нурын тараталар. Гөлшат абыстай җитәкләгән Коръән хәтем итү төркеменә исә аеруча бер теләк, рухи күтәренкелек белән йөрибез, дип сөйлиләр шәкертләр. Иркен аш бүлмәсендә исә Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үтә, алга таба, мәчет тулаем төзелеп беткәч, никах мәҗлесләрен үткәрергә дә мөмкинчелек булачак. Заманча итеп эшләнгән тәһарәтханәләр, күптән түгел генә урнаштырылган газ казаны – һәрбер эшләнгән яңа эш өчен күңелләр сөенә, чөнки акрынлап кына булса да мәчет төзелеше ахырына якынлаша, бүген исә аның икенче катында эш бара.
Мәчет төзелешен җитәкләүчеләр аеруча рухи күтәренкелек кичерә. Шәрык халкына мәчетнең чын-чынлап кирәк икәнен тою үзе бер бәхет, ди алар. Әйе, халык бердәм булып, бердәй хуплап күтәреп алып берничә мәртәбә акча җыешкан. Арчабызның төрле оешма җитәкчеләренең булышлыгы зур булган, хәтта чит диндә булган яки безнең районыбызга бер дә кагылышы булмаган кешеләр ярдәм итә икән! Кайсы акчалата, кайсысы зур ташламалар белән, кайберәве буш хезмәте белән... Күрегез сез Аллаһның рәхмәтен! Ярдәм итүчеләрнең барысы да диярлек чын күңеленнән Аллаһ ризалыгы өчен дип эшли, гамәленә рия катыштырмый, исемнәрен күрсәтмәүне, телгә алмауны үтенә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) Мәдинәгә күченеп килгәннән соң, беренче чиратта мәчет төзи, ул шәхсән үзе төзелештә катнаша. Ә бу исә мөселманнарның тормышында мәчетләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле урын тотканын үзеннән-үзе сөйләүче факт. Аллаһ Тәгалә каршында иң хәерле урын – мәчет булыр, дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә мәчет салдыруның, төзелешкә ярдәм итүнең әҗер-савабы санап бетергесез. Бер хәдистә килә: “Кем дә кем Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп мәчет төзетсә, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә йорт төзиячәк”. Тагын бер хәдисне искә алу урынлы булыр. Пәйгамбәребез әйтте: “Адәм баласы вафатыннан соң аның гамәл дәфтәре ябыладыр, мәгәр өч төрле гамәлнең савабы дәвам итәр: үзеңнән соң калдырылган гыйлем, әти-әнисе өчен дога кылып сораучы игелекле бала һәм кешеләргә әле дә булса файда китереп торган сәдәка”. Бусы инде төзелгән мәчет-мәдрәсәләр, хастаханәләр, юллар, күперләр... Раббыбыз ризалыгын өмет ителеп мәчет төзелешенә кертелгән кечкенә генә өлеш өчен дә Аллаһ зур саваплар билгеләсен!
Инде Рамазан аена мәчетне тулаем җитештерү хакында хыяллана төзелешне башлап йөрүчеләр. Күп эш тә калмады кебек – икенче катны төзеп бетерәсе, идәненә фанер җәясе, паласлар, люстралар аласы, ишек төпләрен эшләтәсе, тротуарга брусчатка җәясе... Барысына чама белән 1,5 млн. сум акча таләп ителә. Һичшиксез, Аллаһ Тәгаләнең ярдәменә чиксез өметләнә алар, барча халыкны да шушы изге эштә катнашырга чакыра. Әйе, шуны онытмаска кирәк: йөрәге мәчет белән бәйле булган бәндә һәрчак Аллаһ Тәгаләнең яклавы астында. Мәчеткә йөрисеңме син, аңа ярдәм итәсеңме, җыештырасыңмы – мәчет өчен нәрсә генә эшләсәк тә, аның өчен әҗере чиксез булачак.
Әйе, күмәк көч тау күчерә, дигән борынгылар. Күмәк көч белән мәчетне тиз арада төзеп бетерергә насыйп булсын, аннан соң да кешеләр эшләрен, мәшәкатьләрен калдырып бердәй мәчетләргә агылсын, Рәхимле вә Рәхмәтле булган Раббысына итагать итеп сәҗдәгә егылсын..
Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА