Арча педагогика көллияте студентлары һәм гимназистлары Пенза өлкәсенең Кикино авылында булып кайтты. Алар XIV традицион “Сәләтле балалар” форумында катнашты. Бирегә Россиянең төрле өлкә һәм төбәгеннән 1 меңнән артык талантлы укучы килгән иде. Көллиятлеләр зур уңышлар белән кайтты.