Дәвам итүчеләр табылыр

2016 елның 8 апреле, җомга

Дәвам итүчеләр табылыр

Әтнә районындагы бер авылга укытырга баргач, мәктәп директоры бик күп белүен күздә тотып Ринат Фазлыйәхмәтовка “профессор” дигән кушамат тага. Бу вакытта ул әле үзенең нәкъ эзенә басуын белмәгәндер дә. Бүген ул кушамат “аяклы энциклопедия” дигәне белән алышынды.

Чыннан да нинди генә темага сүз башлама, нинди генә сорау бирмә, “профессор” Ринатның аңа җавабы әзер. Исең китәрлек шәхес ул. Гомере буе җитәкче буларак халык арасында эшләп, үзенә бик күп мәгълүмат туплаган. Мәгълүмат, саннар, фактлар “диңгезе”ндә йөзеп тә, күңелдә бернәрсә калдыр- маска мөмкин. Ә Ринат Фазлыйәхмәтов андыйлардан түгел шул. Аның бөтен теләге нинди юллар белән булса да шул байлыкны киләчәк буынга җиткерү. Һәм ул аның уңышлы юлын тапкан да. Үзе белгән барлык истәлекләрне тулыландырып, китап итеп чыгарырга булган.

Китап итеп чыгарырга... Әйтергә генә ансат. Чынлык- та шуның артында күпме эзләнүләр, аралашулар, һәм, ниһаять, йокысыз төннәр, дөнья кадәр сарыф ителгән вакыт ята.

Әле кайчан гына без аның “Язмыш эзләре буйлап” исемле китабын тәкъдир итү кичәсендә булган идек. Аннан икенче хезмәте – “Арча ягы зыялылары” исемле китабы дөнья күрде. Ул яңадан Арча үзәк китапханәсендә үткәрелгән “Без яшәгән гомер үкенечле түгел” дип исемләнгән чараның сәбәпчесе булды. Һәм аңа авторның якыннары, дуслары, танышлары, тарихыбыз белән кызыксынучы арчалылар, ки- тапханәчеләр җыелды.

– Искиткеч күп файдалы тарихи мәгълүмат тупланган биредә, – диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова. – Аннан еллар авазы ишетелә, тарих белән элемтәгә керәбез кебек тоела. Китапны кулга алган саен тагын да күбрәк белергә кирәклеген аңлыйбыз. Ринат ага районның барлык зыялы шәхесләрен бер китапка туплап, киләчәк буынга калдыруны үзенең гражданлык бурычы дип санаган.

– Һәр кеше үз кадерен үзе белергә тиеш.Үз хезмәтеңә үзең объектив бәя бирә белгән кеше генә мондый диссертация дәрәҗәсендәге бик зур фәнни хезмәтне башкарып чыга ала. Меңгә якын зыялылар исеме тупланган анда. Аларны табарга да кирәк бит, – диде Илдус Сәгъдиев. – Әмма бу урында нокта куярлык түгел әле. Мин авторга бик кызыклы өстәмәләр дә тәкъдим итәр идем.

Китап авторына өстәмәләр җиткерүчеләр, сораулар бирүчеләр күп булды. Аеруча “Арча ягы зыялылары”н үзләренең өстәл китаплары итәргә өлгергән китапханәчеләр сорауларны яудырып кына торды. Шулар аша Ринат Фазлыйәхмәтовның яшьлек еллары, хезмәт чоры белән дә таныштык, киләчәккә планнарын да белдек.

– Бирегә 150дән артык фән кандидаты исеме кергән. Тагын шуның кадәр бардыр әле, дип уйлыйм. Һәр язылган мәгълүматны тарихи вакыйгалар белән чагыштырырга кирәк. Шунда гына без тарихи хакыйкатькә барып җитә алабыз, диде ул. – Киләчәктә бу ике китапны берләштерү һәм тулыландыру турында уйлыйм. Монда нәкъ менә сезнең, китап- ханәчеләрнең, ярдәме кирәк. Сез үз авылыгыз кешеләрен күбрәк беләсез. Читтә яшәп зур дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә бар. Районның танылган шәхесләрен киләчәк буын белергә тиеш. Сезнең дә, безнең дә максат шул. Безнең бурыч – шуларны кәгазьгә төшереп калдыру. Ә дәвам итүчеләр табылыр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International