Йомшак итеп катыга утырттылар
Быел районда “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” дигән исем астында КВНнар шаулап үтте.
Әйе, нәкъ менә шаулап. Чөнки алар шәһәр генә түгел, барлык авыл яшьләрен дә аякка бастырды, сәхнәгә күтәрде. Бу ярышлардан соң яшьләребез пассив дигән сүз белән һич килешеп булмый. Аларны дөрләтеп җибәрергә, ташып чыккан энергияләрен куллану өчен мөмкинлек бирергә генә кирәк икән бит. Әнә үзләрен ничек иркен тоталар, зал тулы халык каршында түгел, дуслары арасында уйныйлар диярсең.
КВНнар башта алты зонада үтте. Аларда иң күп балл җыеп, җиңү яулаган, ягъни иң көчле командалар 4 апрельдә Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә җыелды. Өч сәгать ярым барган бу ярышта алты команда арасыннан иң яхшысын сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңелләрдән булмагандыр.
Бу көнне биредә Урта Атының “Аты микс”, Наласаның “Яшьлек”, Шушмабашның “Шалт Мөхәммәтҗан оныклары”, Иске Чүриле авыл җирлегенең “Штерә йолдызлары”, социаль белем бирү академиясе Арча филиалының “Аськи”, Яңа Кишетнең “Елмай” командалары юмор осталыгына көч сынашты.
Программа нигезендә КВНда катнашучы егетләр һәм кызлар төрле яктан сыналды. Юмор хисе һәркемдә дә булмый. Бик кызык әйбер сөйләп тә кешене көлдерү түгел, елмаерга да мәҗбүр итә алмас- ка мөмкин. Ә монда гади генә түгел, нечкә, ягъни, йомшак әйтеп катыга утырта торган юморга күбрәк урын бирелә. Кемнеңдер хәтерен калдырмыйча, җайлы гына, әмма берәгәйле итеп шаярту бигрәк тә авыр һәм һәркемнең көченнән дә килми.
Командалар төрле кызыклы миниатюралар да күрсәттеләр, бик оста һәм үтемле итеп төртмәле сорауларга шундый ук төртмәле җаваплар да эзләделәр, капитаннарны да ярыштырдылар, җыр, биюгә оста булуларын да күрсәттеләр.
– Иремне пилмәнгә җибәргән идем, авариягә очраган, – ди бер хатын икенчесенә.
– Хәзер нишлисең?
– Кичкә токмач пешерәсе булыр инде.
Бер хатын кибет ишек төбендә яткан исерек ирне күрә.
– Нинди ирне әрәм итеп чыгарып ташлаганнар бит. Ипигә генә кереп чыгыйм да үзем белән алып китим әле.
Тик исерек ирне сүгә–сүгә хатыны алып кайтып китә.
– Шул арада алып та киткәннәр. Кермәгән булсам шунда. Күрмәгән ипием идеме инде, – ди “табылдыгыннан” колак каккан хатын.
Сораулар арасында да бик кызыклары бар иде. Тик, мине гафу итсеннәр, кеше көлдерәм дип билдән түбән өлешне кертеп оятсыз юморны өскә чыгару бер дә ошамады. Кайберләрендә без көлеп түгел, оялып утырдык. Бу урында Яңа Кишет командасына өстенлек бирер идек. Егетләр һәм кызлар матур юмор белән дә кешене көлдереп булганын күрсәтергә тырышты. Яман чир тиз иярә, диләрме әле? Аларда да бераз көндәшләренә иярергә тырышу сизелде, анысы. Ничек мондый чыгышлар финалга кадәр үтә алды икән?
Кимчелекләр турында сүз чыккач, КВНның плюслары, минусларына да тукталыйк инде. Уңай ягы шунда, яшьләр КВНның (мин монда алдагы елларда булган КВН уеннары белән чагыштырып әйтәм) асылын аңлап әзерләнгән. Кыска юмористик миниатюралар нәкъ менә шуны күрсәтә. Яшьләр шул юмор аша тормышта очраган “кыек” якларны бик оста итеп эләктереп ала һәм оста итеп халыкка җиткерә белә.
Минусларына килгәндә... Беренчесен һәм иң күңелсезен әйтеп үттек. Икенчесе, аракы, “исерекләр” КВНда булса да сәхнәгә чыкмасын иде. Мондый чаралар да тәрбияви мәгънәгә ия булырга тиештер бит? Әйе, исеректән кеше көлә, тик күпкә киткәч, елыйсы килә. Аннан сәхнәдә шамакайланып йөреп тамашачыны көлдерә торган түгел, чиста, матур юмор булсын иде.
Монысы киләчәктә исәпкә алыныр дип ышанабыз. Хәзер инде үткән эшкә салават, терсәкне тешләп булмый. Бүгенгесе өчен баллар түбән булмады. Беренче урынны алган Шушмабаштан “Шалт Мөхәммәтҗан оныклары” командасына соңыннан күчмә кубок тапшырылды. Кубокның күчмә булуы киләсе елга башка командаларга да аны яулау мөмкин булуын дәлилли.
Гөлсинә Зәкиева