Иске Ашытлар театрны оста уйный

2016 елның 8 апреле, җомга

Иске Ашытлар театрны оста уйный

Район халык театр коллективлары “Идел йорт” төбәкара смотр фестиваленә әзерләнә. Жюри иң яхшы уйнаган коллективны әлеге конкурста катнашырга тәкъдим итәчәк.

Үткән шимбәдә без, бер төркем жюри әгъзалары, Иске Ашытка Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи режиссерлыгында куелган Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” спектаклен карарга бардык. Фердинанд Фәтхи үзе дә авылдашлары белән спектакльдә катнашты. Без аның элек Иске Ашытта мәдәният йорты директоры булып эшләгәнен, Казан мәдәният институтында режиссерлыкка укуын, театр коллективының халык театры исемен алуын белә идек инде. Төп роль Әлмөхәммәтне уйнарга сәхнәгә чыккач, җырчының спектакль уйнавын да күрә алуыма сөенеп утырдым.

...Яңгырлы көнне Әлмөхәммәт төрмәдән генә чыккан Сәрияне юлда очратып өенә алып кайта. Өйләнешеп яши башлыйлар. Ике балалары туа. Хатын эчүен ташлый алмый. Авылга Сәриянең элек бергә яшәгән тәртипсез ире кайтып төшә. Сәрия Ислам белән чыгып китә, тагын әйләнеп кайта. Матур тормыш белән яшәргә хыялланган Әлмөхәммәт яңа төзелә торган йортын ут төртеп яндыра. Бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча егетнең әнисе үлеп китә. Әлмөхәммәт тә юкка чыга. Сабыйларны балалар йортына алалар. Шуннан Исламның Әлмөхәммәтне үтергәне билгеле була. Соңыннан Сәрия үзенең бик нык ялгышканын аңлый.

Хәйрия карчык урын өстендә үлем белән тартышып ятканда улы Әлмөхәммәтнең өзгәләнүен күрсәгез иде сез, үзе дә елый, без дә... Рольгә кереп бетеп уйнаган артист кына тамашачыны елата ала. Шул турыда артистның үзе белән дә сөйләштек.

– Үз әниемне күз алдыма китердем, – диде дулкынланып Фердинад Фәтхи. – Аллага шөкер, әни исән-сау. Спектакльдә әни Хәйрия карчык ролен уйнаган Зөлфия Фәтхуллина да чынлап торып елый иде...

Иске Ашыт мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче, халык театрларының респуб- лика смотры лауреаты Зөлфия Фәтхуллинаның уйнаганын ярата тамашачы. Ясалмалык юк, тормышчан итеп уйный белә ул. Андыйларның урыны Г.Камал театрында, диләр.

 – 42 ел инде театр уйныйм. Бик яратам, – ди Зөлфия ханым.

Режиссер ярдәмчесе, халык театрларының республика смотры лау- реаты Илшат Заһидуллинның төрмәдә утырып чыккан әхлаксыз Ислам ролен килештереп уйнавына сокланып утырдык. Афәрин, Илшат!

– Комедия, исерек, җитди рольләрне дә башкарган бар, – дип сөйли Илшат. – Әле мондый төрмәдән чыккан, юньсез ир ролен уйнаган юк иде. Табигатем андый булмагач, рольгә кереп китүе жиңел булмады. Ә болай көлкеле геройларны уйнарга яратам.

Төп герой Сәрияне уйнаган Гөлзада Вахитова менә ниләр сөйли:

– Мин сәхнәдән үзем язган шигырьләрне кайчак тулып бетеп укыйм. Спектакльдә уйнаган юк иде әле. Фердинанд абый, син генә уйный аласың бу рольне, дигәч риза булдым. Остарган артистлар белән уйнавы җайлы булды. Тормышта өч бала әнисе мин. Балалар да, тормыш иптәшем дә минем театр уйнавыма риза булдылар. Тик үзем генә рольне тамашачыга тулысы белән җиткерә алмадым кебек...

Спектакль уйнаучы үзеннән тулысынча канәгать була алмыйдыр да ул. Халык театрларының республика смотрлары лауреатлары Галимулла Шәрәфиев, Гөлсинә Халикова (мәдәният йорты директоры), 3 сыйныф укучысы Гөлүсә Әхмәтова шулай ук үз рольләрен оста башкардылар.

Жюри әгъзалары спектакль уйнаучыларга уңай бәя бирде, спектакльне мәктәп укучыларына да күрсәтергә кирәк дигән фикерне әйтте. Авыл театр коллективларын да рес- публика күләмендәге конкурсларга чыгарасы иде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International